Материалы

Тынгысыз җанлы хатын

последние и лучшие новости искусства в мире

47-3Гөлсем Нәби кызы Булатованы һөнәри бәйрәме - салым хезмәткәре көне сәбәпле котларга бардым. Гөлсем апа якты йөз белән каршы алды.

1955 елның 22 июлендә Кыштунлы авылында Нәби Хәнәфи улы һәм Галия Фәттах кызы Әминовлар гаиләсендә туып үсә ул. Сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, абыйсы кебек физика-математика фәнен өйрәнү хыялы аны Казандагы Энгельгардт исемендәге астрономия обсерваториясе каршындагы мәктәпкә алып килә. Әмма Татарстанның башкаласында озак тоткарланмый.

9-10нчы сыйныфларыннан соң, әнисенең бик каты авырып китүе сәбәпле, Төмән төзелеш институтының кичке бүлегенә күчеп, кире Төмәненә кайта, эшкә урнаша. Бу – язмыш чакырып кайтаруы була бугай... Туган ягында Төмән нефть-газ институты студенты Рифкать Әхмәтхан улы Булатов белән таныша. Юлында бәхетенә очраган бик тә өметле кешегә кияүгә чыга. Рифкать Әхмәтхан улы институтны тәмамлаганнан соң армиягә җибәрелә. “Мин декабрист хатыннары кебек, әни янында калмадым, ирем артыннам бардым. Иремнән кала алмыйм бит... Әлфия кызыбыз чит якта туды. И-и, чит-ят җиргә барып кергән ул беренче минутлар, беренче көннәр! Бүгенгедәй истә”.

Берничә җирдә эш тәҗрибәсен туплаганнан соң, язмыш Гөлсем Нәби кызын салым инспекциясенә алып килә. 21 ел салым инспекциясендә җаваплы хезмәт күрсәтеп, лаеклы ялга чыга.

- Салым системасында соңгы 10 ел дәвамында нинди үзгәрешләр булды?

- Үзгәрешләр гади күз белән күренә: салым системасының администрацияләү сегментында аеруча сизелде. Салым контроле сыйфаты артты, РФ салым кодексын тупас бозу очраклары көннән-көн кими бара. Салым түләүченең һәм салым органының үзара мөнәсәбәтләре дә уңай якка үзгәргән, бу хакта бар җирдә дә электрон документ әйләнешен кертү, хисап тапшыру, салым түләүчеләрнең шәхси кабинетларын булдыру раслый. Әгәр дә элек барысы да чиратта торса, хәзер дәүләт хезмәте күрсәтү (Госуслуги) сайты аша язылырга мөмкин, терминаллар барлыкка килде. Эшмәкәрләр белән әүвәл якын таныш идек, чөнки һәр документ кулдан языла торган иде, безнең кабинетта яшәделәр диярлек. Барлык документлар кәгазь вариантында тутырылган, бүгенге көндә инде электронлаштырылган. Бу үзгәрешләр бик тә сөендерә. Россия салым системасы 2003 елда формалашкан: заманча физик затлар кеременә, өстәмә кыйммәткә салымнар, акцизлар, табышка салым системасында үзгәрешләр, махсус салым режимнары барлыкка килгән, яңадан касса аппаратлары кертелде.

- Лаеклы ялда нәрсә белән шөгыльләнәсез?

- Рифкать белән ике бала тәрбияләдек: кызыбыз Әлфия, улыбыз Азат тәртипле, ачык күңелле. Әниләренә охшап сайладылармы бу юлны: экономик югары белем алдылар, тормышта күпкә ирештеләр. Менә дигән гаилә кордылар. Бүгенге көндә мин инде 3 оныкның әбисе. Шәһәр фатирында тик ятып була дип әйтәләр күбесе, әмма мин бу очракта бәхәсләшергә әзер. Оныкларымны мәктәптән каршы алам, өй эшләреннән тыш, җәмәгать эшчәнлеге алып барам. Минем туган Кыштунлы авылым шәһәрдән, цивилизациядән ерак урнашкан. Туган авылым язмышына битараф түгел мин. Авыл юлларын торгызу турында кайгыртам, юлларга хезмәт күрсәтү мәсьәләсе буенча сорашу үткәрдек, чөнки безнең “тормыш юлыбызны” ябарга теләүчеләр барлыкка килгәннәр, шуңа күрә телевидениедән София Хәйруллинаны чакырдык.

Хакимият башлыгына проблемаларны хәл итү өчен сораулар белән йөрим, югары инстанцияләргә хатлар язам, чөнки авылның инициативалы төркемендә торам. 2017 елдан башлап, 9 май көнне Үлемсез полк акциясендә катнашабыз, зиратларны чистартырга өмәләр оештырам. Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәйкәл куелды, аның янәшәсендә матур мәчет төзелде. Менә шунда инде чәй табыннары үткәрәбез, имам Илшат Әминов бөтен әрвахларны искә алып, Коръән аятьләрен укый. 26 март көнне 2017 елда Куанай нәселеннән килгән туганнарга «Исәнме, туганым, хәлең ничек?» дигән очрашу оештырдым. Аның турында “Яңарыш” битләрендә бастырылган иде. Мин бер зур гаиләдә тәрбияләнгәнгә күрә, абый-сеңелләремә булышып үскәнгә, барлык авылда яшәүчеләргә дә ярдәм итәргә тырышам. Әнинең догаларын саклап, аның кебек дин юлына басуыма ике ел була, намазлар өйрәнү өчен бар көчемне куям. Өй һәм җәмәгать эшләремне башкару вакытында борчылуга бирелмәскә булыша торган, авыр очракларда миңа рухи көч, ышаныч биреп торган һәм ярдәм кулын суза торган, иң якын һәм аңлаган кешем - ул минем тормыш юлдашым Рифкать. Икебез дә дин юлында. Мин аңа бик рәхмәтлемен.

Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне, шул исәптән Вера Садыйр кызы Зарипованы да салым хезмәткәрләре көне белән котлыйм. Салым түләүчеләрнең барысы да безнең авыр эшкә аңлап карауларын, барлык салымнарны вакытында түләүләрен телим.

Өстәл артында хәл-әхвәлләрен сорап, гомер мизгелләрен искә төшереп, вакыт үткәнен сизми дә калганбыз. Шулкадәр җиңел, ачык күңелле кеше белән очрашу дә эчтәлекле булды. Әңгәмәбез вакытында Гөлсем апаның йөзеннән елмаю китмәде, сикәлтәле гомер юлында авыр чакларын искә алганда, күзләре яшьләнде дә. Ул безгә исәнлек-саулык теләп озатып калды.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума