#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормыш ямен бала-оныкларында таба

последние и лучшие новости искусства в мире

34-5Бу көннәрдә Аслана авылында яшәүче Таһирә Тимергали кызы Бабшановага бик күп изге теләкләр ишетергә, бүләкләр кабул итәргә насыйп булды. Әнисен 95 яше белән котларга килүчеләрне Мәрзия апа ачык йөз, бай табын белән каршылады. Юбилярны беренче булып Төмән шәһәреннән килгән нәбәрәсе Ләйсән котлады. Аннары авыл хакимиятенең социаль хезмәткәре Р.Каташова, авыл ветераннар советы рәисе З.Мирхәлилова, халыкны социаль яклау районара идарәсе начальнигы Е.Лебедева РФ Президенты В.Путинның тәбрикләү хатын һәм район хакимияте башлыгы А.Гильгенбергның бүләкләрен тапшырдылар.

Ә Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре (җитәкчесе И.Бакиев) Таһирә апаның шатлыгын бүлешеп, дәртле-моңлы җырлар башкардылар, матур шигырьләр сөйләделәр. Үзенә шундый хөрмәт күрсәтүчеләргә әбинең рәхмәте чиксез иде.

Таһирә Тимергали кызы Аслана авылында туып-үсеп, биредә бәхетле гомер кичерә. Ватан сугышыннан кайткан Әбделхәй Бабшановка тормышка чыгып, аның белән 6 бала үстерәләр. Кызганычка, гаилә башлыгы күптән вафат инде, Бабшановлар токымын хәзер 11 оныгы һәм 12 нәбәрәсе лаеклы рәвештә дәвам итә. Билгеле, 95 еллык гомер эчендә Таһирә апага шатлык-кайгыларын да күрергә туры килә. Яшьтәшләре белән бергә авыр хезмәт башкара, ач-ялангачлыкны да татый.

Сугыш башланганда Таһирә апага 17 яшь була. Үзен бала итеп тойган кызга исәпле атна, ай эчендә зураерга туры килә. Ул кырда эшләүче бригадаларга зур казанда суга он болгатып “болтушка” пешерә. Ул чакта комбайннар булмый, игенне атчапкычлар белән уралар. Сугыштан соң, 1974 нче елга хәтле аңа колхозның төрле җирләрендә хезмәт итәргә туры килә – җәен печән чаба, чәчү-уру вакытында кырда, ындырда эшли, фермада бозау да карый. Әмма ул үзенең тормышы белән бик канәгать, чөнки балалар үсеп җитеп, тормыш юлында үз урыннарын тапканнар, оныклары да уңышлары белән сөендереп торалар, нәбәрәләре дә зур инде.

Әлеге бәйрәмдә һәркемгә тыл һәм хезмәт ветераны белән очрашып, сөйләшеп утырулары бик күңелле булды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836