#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормышның усал җилләренә бирешмәгән

последние и лучшие новости искусства в мире

16-3Тубыл шәһәрендә гомер кичергән ветеран укытучы Асия Миңлегәрәй кызы Шәипова 10 нчы апрельдә  90 яшьлек юбилеен каршы алды. Тантаналы чара унбишенче мәктәпнең этномәдәни залында узды. Асия апа 1951-1982нче елларны бу мәктәптә хезмәт итә. Югары дәрәҗәдә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып барган укытучыны укучылары  хөрмәт итәләр, яраталар. Хезмәт юлын искә алып: ”Паралель классларда 3-4 төркем укучы белем алды. Алар чын күңел һәм зур теләк белән татар теле һәм әдәбиятын өйрәнделәр. Мәктәп каршында театр, әдәбият сөючеләр түгәрәге эшләде.

Татар телендә спектакльләрне шәһәр драма театрында да куя идек. Рәйханә Алимова, Хөсни апа Гаитова, Сара һәм Наил Маметовлар һәм бик күп укытучылар, укучылар театр сәхнәләрендә осталыкларын күрсәттеләр. Талантлы җитәкчеләребез И.Б.Гарифуллин, К.М.Муратов, Җ.Ә.Массагутова мәктәп тарихында якты эз калдырдылар. Кызганыч, 70 нче елларны бу юнәлешне кыскарттылар. Аннары мин  хезмәт дәресләрен алып бардым. Лаеклы ялга чыкканчы бу мәктәптә эшләдем. Соңгы елларны унбишенче  мәктәптә бу юнәлешне яңадан торгызучыларга уңышлар телим, хезмәтләренең нәтиҗәсен күреп сөенәм”, - дип сөйләде.

Укытучыны олуг юбилее белән шәһәрнең социаль яклау идарәсе башлыгы Елена Елесина Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, шәһәр  башлыгы Владимир Мазурның котлау хатларын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Шәһәр ветераннар оешмасыннан, Асия апаның укучысы Фәүрия апа Шәрипова, мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, милли-мәдәни автономия рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, “Истоки” этномәдәни компонентлы партнер  мәктәпләрнең җитәкчесе Әлфия Петухова, укучылары һәм коллегалары  күп еллар бу мәктәптә татар теле һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләгән укытучыны котлап җылы теләкләрен, күчтәнәчләрен тапшырдылар.

А.М.Шәипованың кыю, максатларына ирешә алган кеше булганы 1945нче елны Казанның дәүләт педагогия институтына барып укырга кереп, аны 1949нчы елны уңышлы тәмамлап кайтуы да дәлилли.Балалар йортында үскән кыз  җир йөзендә иң җаваплы һөнәрләрнең берсе - Укытучы һөнәрен сайлый. Хезмәт юлын  лаеклы үтеп 100ләгән Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә.

Юбилей тантанасында лаеклы ялда булган педагогик хезмәт ветеранын  шатлыклы бәйрәме белән аның укучылары котлап, якты хатирәләре белән уртаклаштылар. Элеонора Мәхмүтова: ”Асия апа укучыларына җан җылысын, ихлас күңелен биреп эшләде. Аның күп укучылары укытучы һөнәрен сайладылар.Татар теленә һәм әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләде”, - диде. Педагогик фәннәр кандидаты Клим Садыйков: ”Сез укыткан укучыларның күпчелеге татар юнәлешендә хезмәт итәләр. Сез биргән белем аларның тормыш юлларында зур роль уйнады”, - дип котлауларын юллады. ”Р.С.Кутумова мәктәп музеена чакырып яңартылган экспозицияләр буенча экскурсия үткәрде. Асия апаның коллегасы Хөсни апаның (мәрхүмә) оныгы Әнвәр эшләгән видео- презентация кунаклар игътибарына тәкъдим ителде.

А.М.Шәипованың тормыш юлы җиңел үтми. Ятимлек ачысын күрә, тормыш арбасын үзе тартып, сынауларга бирешмичә гомер кичерә, ике улын тәрбияләп үстерә, аларга белем бирә. Бүген аның янәшәсендә уллары - Әнвәр, Марат, оныклары, киленнәре, оныкчыклары. Әниләрен, әбиләрен хөрмәт итеп алар юбилей тантанасына ашыгып килгәннәр. Җылы сүзләр, ихлас күңелдән чыккан теләкләр, 91 розадан чәчәкләр бәйләме, шигъри юллар тапшырылды Асия апага.

“Улларым - алтын баганаларым, алты оныгым да югары белемле белгечләр. Аларның тормышларына сөенеп, горурланып яшим. Татар теле һәм әдәбияты үсештә булсын. Яшь буын бөек шагыйрьләребезне  белсеннәр.Юбилей кичәсен оештыруда ярдәм иткән убишенче мәктәп директорына, коллективына, улларыма, киленем Алсуга рәхмәтләремне юллыйм”, - диде ул.

Асия апа туксанны тутырса да, тормыштан калышмый, яңалыклар белән кызыксынып яши.Газета-журналлар укый. Юбилей тантанасына үзе тәмле пироглар, бәлешләр пешереп китергән.

Бәйрәм сәхнәсеннән мәктәп укучыларының, шәһәребезнең танылган җырчыларының талантлы чыгышлары да юбиляр хөрмәтенә яңгырады.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836