#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тормышының мәгънәсе - татар мәдәнияте

последние и лучшие новости искусства в мире

15-3Роза Нәби кызы Яхина 1942нче елның 15нче апрелендә Омск өлкәсенең Куысы авылында туа. Әтисе - Нәбиулла Абдулла улы Торбы авылы кешесе. Роза апага 7 яшь булганда, әтисе бакыйга күчә. 7 классны тәмамлагач, ул хезмәт юлын Ленин исемендәге колхозда, рус авылындагы май заводында башлый. Абыйсы Әхәт белән Владивосток шәһәренә киткән Роза буяучы эшен дә үзләштерә. Ике елдан соң Роза апаның гаиләсе, туган якларына әйләнеп кайтып, Абаул авылында төпләнәләр. Роза Нәби кызы Омск шәһәренең сәнгать һәм мәдәният училищесында читтән торып укый, 1964нче елны аны Тибенде авылы клубы директоры итеп билгелиләр.

Тормыш юлын искә алып Роза апа: ”Тормыш иптәшем Ташбулат (хәзер мәрхүм) белән 3 бала тәрбияләп үстердек. Бүген оныкларым, кызым, улым Русланның  уңышларына сөенеп яшим. 1970нче елны өлкән абыемның хатыны үлеп китте. Аларның 5 баласы бездә үстеләр. Ямбай мәдрәсәсендә белем алган улым Рөстәм 29 яшендә фаҗигале рәвештә якты дөньядан китте. Гомер юлым кайгы-шатлыклары, сынаулары белән үрелеп бара”, - дип  әңгәмәбезне башлады. Р.Яхина Малая Бича авылы профсоюз клубы директоры булып эшли. Җыр ансамбльләре оештыра, рус һәм татар телләрендә җырлар башкаралар. Ул: “Фәтхулла Айнетдинов белән татар җырларын яратып җырладык. ”Чишмә” җыр ансамбле белән Омск өлкәсенең авылларына гастрольләргә чыгып татар мәдәниятен торгызып, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяттык”, - дип сүзен дәвам итте. 1991нче елны язмыш җиле Роза апаны Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгенә китерә. Сафиулла Ильясов җитәкчелегендә оештырылган тарих-этнография музеенда лаборант булып эшләгән елларны ул экспонатлар, фольклор җыя, тырышып эшли. 2007нче елны ул Мәдинә Уразметова, Гөлфизәр Абдрахманова белән шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе каршында “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблен оештыра. Автономия рәисе Фәүрия Шәрипова аларга репетицияләр үткәрер өчен кабинет бирә. Тынгысыз җан Роза апа күрше татар авылларга концертлар белән сәяхәтләр оештыра башлый. Тубыл, Вагай, Аромаш районнарындагы авылларда җырга-моңга сусаган халкы өчен халык һәм эстрада җырларын башкарып татар телен, мәдәниятен саклауда зур өлеш кертә. Коллегалары  аның турында: “Татар телен белергә концертлар аркылы яшьләрдә кызыксыну уяттык. Тубылда эшли башлаган Розабыз безгә якын кешегә әйләнде. Татар мәдәниятен үстерүдә армый–талмый халкы өчен хезмәт итүче  кеше ул”, - дип сөйләделәр Мәхмүдә апа белән Мансур абый Әминовлар. Якташы Заһидә апа Бекенина: ”Мин Розаны бала вакытыннан беләм. Без Тибенде мәктәбендә бергә укыдык. Кече вакытыннан актив кыз иде. Концертларда катнашып, җырлап, биеп йөрде, пионер оешмасының актив әгъзасы булды. Аннары клуб мөдире булып эшләгән елларында агитбригадалар белән колхоз кырларында, клубта төрле чаралар оештырды. Үзе мотоциклга утырып төрле авылларга барып, фермаларда агитатор эшен дә башкарды. Ул кешелекле, ярдәмчел, туганнары, якыннары турында кайгыртучы, оптимист, туры сүзле. Аны үпкәләтсәләр дә, озак ачу тотып йөрми, гафу итә белә”, – ди. Омск өлкәсендә мәдәни-рухи тормышның үзәгендә кайнап яшәгән Роза апа Төмән өлкәсендә дә югалып калмый. Тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских: ”Роза апа шагыйрь Булат Сөләйманов белән таныш булган милләтпәрвәр кеше. Себер татарларына мөстәкыйль статус бирүне сорап Р.Насыйбуллин, Ә.Гаитов белән Мәскәүгәчә җиткән. Бер генә милли чара да ансыз үтми. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле Россия, өлкә һәм шәһәр күләмендә узган төрле бәйгеләрдә катнашып җиңү яулый. Быел бу ансамбль 10 еллык юбилеен каршы ала, ә җитәкчеләре Роза апаны 75 яшьлек юбилее белән котлап, сәламәтлек телим”, - диде. Сайлаган һөнәренә тугры булып калган, Б.Сөләйманов исемендәге премия лауреаты Роза Нәби кызын якыннары, коллегалары гомер бәйрәме белән котлыйлар. Аның башкарган җырларын шәһәр һәм өлкә күләмендә узган бәйге-бәйрәмнәрдә тамашачылар дөнья мәшәкатьләрен онытып тыңлыйлар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836