#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда “Солдатка җылылык бүләк ит” акциясе

последние и лучшие новости искусства в мире

47-6Тубыл шәһәрендә мобилизацияләнгән якташларына ярдәм итү максаты белән 30 нчы сентябрьдә «Солдатка җылылык бүләк ит» акциясе башланды. «Себер энҗесе» сәүдә үзәгендә үткән чарада шәһәрнең 15 нче мәктәп укучылары, әти-әниләр, әби-бабайлар дә катнаштылар. Лаеклы ялда булган Вәгыйзә Пантелеева, Фәридә Локманова да бар иделәр. Фәридә апа : «Мин мәктәпнең әти-әниләр комитетында. Солдатларыбызга нәрсә бирсәләр дә, артыгы булмас дип, акциядә катнашырга булдык.

Ярдәмнең зуры-вагы булмый, без бергә булсак кына кыенлыкларны җиңеп чыгарбыз, Алла кушса. Авыр чаклар безне берләштерергә тиеш. Чын күңел белән солдатларга кирәк әйберләр җыйдык, кибеттән сабын, теш пастасы, аптекадан бинт алдык. Алган әйберләрне «Себер энҗесе» сәүдә үзәгендә волонтерларга тапшырдык», - диде.

Өлешчә мобилизация башланганнан бирле солдатларга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр шәһәрдә оештырылган “нокталарга” килеп җылы оекбашлар, җылы әйберләр, шәхси гигиена, көндәлек кирәк-яраклы әйберләр алып киләләр. Тубыллылар хәрбиләргә ярдәм итү өчен берләштеләр дип әйтсәк, ялгыш булмас.

Бу эшкә үз өлешен һәркем кертергә тырыша. Илдә барган вакыйгалардан битараф калмаган себер-татар мәдәният үзәгендә узган акциядә «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбле җырчысы, ветеран укытучы Заһидә Бекенина үз куллары белән йоннан 8 пар оекбаш бәйләп китергән. Ул Тубыл ир-егетләренә дошманны җиңеп, туган якларына, әти-әниләре янына, туган нигезләренә исән-имин кайтуларын теләде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836