#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Тубылда шигырь бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

26-12Тубыл шәһәрендә яшәп иҗат итүче ветеран укытучы Сөнгатулла Хәкимҗан улы Бекенинның “Сөенәм телемә, таянам халкыма” дип аталган яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Китап презентациясен шагыйрьнең 80 яшенә багышлап шәһәр себер-татар мәдәният үзәгендә үткәрделәр. Сөнгатулла абыйны үзәк директоры Гөлсинә Ташкеева, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова, өлкә себер татарлары автономиясе рәисе Фәүзия Марганова, шәһәр себер татарлары автономиясе рәисенең урынбасары Гали Сәитов, Тубыл районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Гөлсем Рябикова котлап Рәхмәт хатлары һәм күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Шигырь яраткан кеше генә шагыйрь күңелен аңлый, диләр. Залда Сөнгатулла абыйны котларга теләүчеләр арасында коллегалары, укучылары, шигырь яраткан дуслары җыелганнар иде. Алар Сөнгатулла Бекенин иҗат иткән, мәгънәле фикерләр керткән шигьри юлларын укып, җылы котлау-теләкләрен җиткерделәр. Яңа җыентыкка кертелгән шигырьләрне авторның укучысы Зөләйха Нагипова укыды, шагыйрьнең каләмдәше Галия Абайдуллинаның чыгышы, үзе иҗат иткән шигырьләрен укып котлаулары урынлы булды. Төмән районы, Лаемтамак мәктәбендә бергә укыткан яшьлек еллары турында Рисмөхәммәт Абайдуллин сөйләде. Кичәне оста алып барган Рузалия Корманалиева авторның биографиясен сөйләде, экраннан фотопрезентация күрсәтелеп барды. Сөнгатулла абыйга сүз бирелгәч, үзе дә сәнгатьле итеп сәхнәдән шигырь сөйләргә яраткан ветеран укытучы дуслары-якыннарына багышланган шигырьләрен укыды. Юбилей табыны артында РФнең атказанган укытучылары - Хәмидә Речебакиева Сөнгатулла абыйның язмышы бөек шагыйрь Г.Тукайның язмышына ошаган диде. Монда да шагыйрьнең кичерешләре кертелгән шигьри юллар яңгырады, ә Рәшидә Бакиева авторның шигырьләренә анализ ясады. Тыйнак, ихлас һәм кече күңелле Сөнгатулла Бекенин шигырьләрендә якыннарына, матурлыкка, туган телгә, халкына, диненә мәдхия җырлаучы шагыйрь дип, аның тормыш иптәше Заһидә апага багышланган шигырьне укып ишеттерде. Шатлыклы бәйрәм мизгелләрен уртаклашырга килүчеләр чәй табыны артында шагыйрьне котлауларын дәвам иттеләр. Балачак һәм яшьлек елларында бергә булган педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйковның хатирәләре ерак, кадерле, онытылмаслык авыр сугыш елларына алып барды. ”Яшьлеккә сәяхәт” (җитәкчесе Р.Яхина) ансамбле җырчылары да катлаулы тормыш юлын узган, шигъри җанлы ветеран укытучыны шатлыклы бәйрәме белән котлап, җылы теләкләрен җиткерделәр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836