Материалы

Юбиляр турында җылы сүз

последние и лучшие новости искусства в мире

20-9Индәр авылында яшәүче укытучы Садый Мөнип улы Рәфыйков май аенда 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. 40 елдан артык гомерен ул балаларны укытуга багышлый. Аны укучылар ярата, хезмәттәшләре, авылдашлары хөрмәт итәләр. Ә ул үзе дә балаларны ярата иде. Талантлы укытучыны һөнәри осталык, таләпчәнлек, гаделлек, игелеклелек һәм ярдәмчел булуы аерып тора.

Садый Мөнип улы күп балалы колхозчылар гаиләсендә туа. Әти-әниләре: Мәрсия Хәбибулла кызы һәм Мөнип Кинчәбулат улы сигез бала тәрбияләп үстергәннәр, аларны хезмәткә өйрәткәннәр, җиргә, кече Ватанга мәхәббәт тәрбияләгәннәр. Гаилә күп терлек асрый, яшелчә, бәрәңге утырта, барысы белән дә үзен тәэмин итә.

Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, Садый Рәфыйков Тубыл педучилищесына укырга керә. Диплом һәм халык мәгарифе бүлеге юлламасы алгач, ул үз авылына кайта, мәктәпкә башлангыч сыйныф укытучысы булып урнаша. 80 нче еллар ахырында Индәрдә сигезьеллык мәктәп ачыла. 1992 елда «Черноковский» совхозы балалар өчен иркен сыйныфлар, спорт залы, китапханә белән яңа мәктәп төзи. Аның директоры итеп Садый Мөнип улы билгеләнә. Аның җитәкчелегендә фикердәш педагогларның тату коллективы формалашты. Эш нәтиҗәләре акрынаймады. Индәр мәктәбе районның уку-укыту һәм тәрбия эшләрендә елдан-ел яхшы нәтиҗәләр күрсәткән белем бирү учреждениеләре арасына керә, мәктәп кызыклы, бай тормыш белән яши, аның шәкертләре район күләмендәге чараларда катнашты.

Үзгәртеп кору Индәр мәктәбенә дә кагылды. Перспективалы булмаган авылдан яшь гаиләләр китә, балалар саны, әлбәттә, кими, авылда бары башлангыч мәктәп кенә калдырыла. Укытучылар Төмән өлкәсенең төрле почмакларына таралышалар. Пенсиягә чыккач та, Садый Рәфыйков - мәктәптә еш кунак, төрле чараларга йөри. Аның элеккеге укучылары арасында төрле юнәлештәге белгечләр дә бар. Алар барысы да укытучыларына рәхмәт әйтәләр, шалтыраталар, очрашуларга киләләр. Алар аны игелеклелек, кешелеклелек, әдәплелек, эчкерсезлеге өчен хөрмәт итәләр. Садый Мөнип улы һәрвакыт активист һәм җәмәгать эшлеклесе була. Шул исәптән, аның шушы сыйфатлары, эчке культурасы, мохтаҗ кешеләргә ярдәм итәргә әзер булуы өчен авылдашлары арасында зур абруй казана. Якташларының аны авыл Думасы депутаты итеп сайлаулары очраклы түгел.

Садый Мөнип улы гаиләдә бәхетле. Тормыш иптәше Зөһрә Хәмит кызы белән өч ул, ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, инде оныклары үсә. Аларның олысы армиядә хезмәт итә. Гаилә башлыгының куллары да күп нәрсәгә оста. Үз куллары белән йортын бизәде, матур тәрәзә йөзлекләре ясады. Әле дә хуҗалыклары зур. Зур йортта еш кына балалары, оныклары, туганнары җыела. Аларның барысына да Садый Рәфыйков игелекле сүз һәм зирәк киңәшләре белән ярдәм итә.

Күпьеллык педагогик эшчәнлеге өчен хөрмәтле мөгаллим РФ мәгариф министрлыгының, Төмән өлкәсе мәгариф департаментының һәм башкаларның Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеме бирелә.

Тания АЙБАТОВА, Вагай районы, Индәр авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума