#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы исемен казанышлары белән раслый

последние и лучшие новости искусства в мире

14-9Заманча таләпләр белән бергә атлау өчен укытучыга һәрвакыт белемен үстерергә, мәгълүмати технологияләрне уңышлы һәм дөрес кулланырга туры килә. Менә шул таләпләрне Тубыл районы, Вәчир урта мәктәбендә 25 ел балаларга белем бирүче Алсу Рәхмәтулла кызы Барсукова үзенең эшендә югары дәрәҗәдә үти. Ул үзенең хезмәт юлын башлангыч сыйныфлар укытучысы буларак башлап җибәрә. Аннары зур классларда физкультура, тормыш иминлеге нигезләре, татар теле һәм әдәбияты дәресләрен алып бара.

Менә инде 10 елдан артык ул укучыларга рус теле һәм әдәбияты фәннәреннән төпле белем бирә. Ул югары профессиональлелеге, эшкә сәләтлелеге, даими иҗади эзләнүе, белгечлек буенча белемгә омтылышы белән аерылып тора. Алсу Рәхмәтулла кызы күп еллар укучыларны йомгаклау аттестациясенә һәм бердәм дәүләт имтиханына әзерләү белән шөгыльләнә һәм яхшы нәтиҗәләргә ирешә. Вакытын, көчен кызганмыйча, уку елы дәвамында ул һәр укучы белән максатчан эш алып бара. Шул ук вакытта ул һәрвакыт хезмәттәшләренә консультацияләр, методик рекомендацияләр һәм практик ярдәм күрсәтергә әзер. Аның фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе буларак, күп кенә чыгарылыш сыйныф укучылары һөнәри һәм югары уку йортларына укырга кереп, уңышлы тәмамлыйлар. Җаваплы, намуслы, үз фәннәрен «5»ле билгесенә белгән, күпкырлы белемле Алсу Рәхмәтулла кызы балалар, ата-аналар һәм хезмәттәшләре арасында зур абруй казанган. 11 нче сыйныф укучыларының ата-аналары исеменнән Вәгыйзә Айдуллина:

- Алсу Рәхмәтулла кызы берничә ел инде безнең балаларның сыйныф җитәкчесе. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, тирән белемле, олы тәҗрибәле укытучы һәркемнең шәхси үзенчәлеген исәпкә алып, сыйныф оештыру, коллективны берләштерү, үз-үзеңне тоту культурасын формалаштыру, аралашу, иҗади үсеш өчен күп көч һәм осталык кертә. Мәдәни-әхлакый, патриотик һәм экологик темаларга күп кенә чаралар үткәрде. Балалар коллективы тормышына, укыту-тәрбия процессына Алсу Рәхмәтулла кызы безне дә актив җәлеп итәргә тырыша. Класс җитәкче6езнең актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча үрнәк булуы безнең өчен зур сөенеч. 2021 нче ел балаларыбыздан һәм ата-аналардан зур җаваплылык таләп итә. Чөнки тиздән бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырасы һәм киләчәккә дөрес һөнәр сайлау. Форсаттан файдаланып, мин 11 сыйныф укучыларының әти-әниләре исеменнән укытучыбыз һәм сыйныф җитәкчесе Алсу Рәхмәтулла кызына балаларыбызга белем биргәне һәм тәрбияләгәне өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Аңа авыр хезмәтендә уңышлар, гаилә иминлеге һәм нык сәламәтлек телибез!» - дип сөйләде.

Алсу Рәхмәтулла кызы тормыш иптәше Рафаэль Равил улы белән өч бала үстерәләр. Улы Ленар армия сафында хезмәт итә. Зур кызлары Төмәндә эшли, ә кече кызлары әлегә мәктәп укучысы. Тормышта күңеле тарткан һөнәрне сайлаганын, эшенең остасы булуын Алсу Рәхмәтулла кызы күп тапкыр Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, диплом һәм сертификатлар, ә иң мөһиме - балаларның уңышлары һәм казанышлары белән раслады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836