#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы – изге һөнәр ул!

последние и лучшие новости искусства в мире

41-4Укытучы– дөньяда иң изге һөнәрләрнең берсе. Кайда гына барып тотынсаң да, барыбызның киләчәге укытучы кулында. Шуның өчен һәркемнең беренче яраткан укытучысы исендә мәңгегә кала. Ул белем бирә, яхшыны яманнан аерырга, дөрес юлга басарга ярдәм итә.

Дөрес, ничек кенә булмасын, һәркемнең яраткан укытучысы була. Минем өчен ул – Хәнисә апа Алишина. Хәнисә апа белән минем беренче танышуым 2006 елның июнь аенда башланды. Мәктәп тәмамлагач, әнием белән Төмән дәүләт университетының рус-татар бүлегенә юл тоттык. Кафедрага керү белән безне ачык йөзле, сөйкемле апа каршы алды.

Ул – Хәнисә апа булды. Хәнисә апа безгә карата киң күңелле, гадел, искиткеч сабыр кеше булды. Ул безнең белән шатланды да, көенде дә. Безнең өчен гел борчылып йөрде, намуслы, шәфкатьле, мәрхәмәтле булырга өйрәтте. Бездә татар дөньясына карата аңлы караш, зур көч уятты. Шул вакыттан, Аллага шөкер, Хәнисә апа минем тормышымда, һөнәремдә үрнәк булып килә. Мөгаен, шуңа күрә үзем дә укытучы һөнәрен үзләштерергә теләгәнмен. Университет бусагасын атлап чыгуыма инде 10 елга якын вакыт узса да, Хәнисә апаның дәресләрен, конференцияләрен истә тотып, сагынып искә алам. Хәнисә апа! Сез безнең өчен һаман да шулай ук якын, балкып торган белемле укытучы, шәхес! Йөрәктәге изге теләкләрне, күңелне биләгән ярату һәм соклану хисләрен бүген сезгә бүләк итәбез! Рәхмәт сезгә, хөрмәтле Хәнисә апа! Кайларда гына булсак та, сез безнең өчен кадерле укытучы булып йөрәк түрендә сакланасыз!

Наилә АЙНИТДИНОВА,
Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836