#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы хезмәте онытылмый ул

последние и лучшие новости искусства в мире

48-3Бүгенге көндә дә Төмән шәһәренең Яңавыл авылында туып-үскән кешеләр Гыйльминур Шакир кызы Даулинаны олы хөрмәт, матур сүзләр белән генә искә алалар. Бу сүземне исбатлап аның улы Фәйзи Исхак улы да: “Күптән түгел сыйныфташлар белән очрашу булды. Шунда миңа: “Гыйльминур апа иң матур, иң мөлаем, иң яраткан укытучыбыз булды. Ул безнең класс җитәкчебез булмаса да, безнең белән дә үзенең ризыгы белән бүлешә иде”, - дип әйттеләр. Миңа аларның, гомумән, әнием турында әйтелгән һәр яхшы сүзләре күңелемә бәлзәм булып ягыла, горурлык хисе тудыра. Әниемне онытмаганнары өчен һәркемгә рәхмәтлемен”, - диде.

Гыйльминур Шакир кызы 1921 нче елда Төмән районы, Турай авылында туа. Авылда хезмәт сөйгән Ихсановлар гаиләсе хәлле, өстәвенә 2 катлы өйдә яшәгән булалар. 1937 нче елда илдә барган репрессия җиле аларга да кагылып үтә. Ихсановларны куып, йортларын колхозга тапшыралар. Гыйльминур Шакир кызы Төмән шәһәренең 1 нче мәктәбен тәмамлаганнан соң, Тубыл татар педучилищесына укырга керә. 1939 нчы елда кулына таныклык алып, юллама буенча Талмы башлангыч мәктәбенә эшләргә җибәрелә. 1946 нчы елда сугыштан кайткан бик укымышлы, хезмәт сөючән Яңавыл егете – Йосыф Исхак улына кияүгә чыгып, матур гына тормыш корып, 4 егет үстерәләр. Гыйльминур Шакир кызы 19 нчы башлангыч мәктәптә татар телен укыта. Бу мәктәптә директор вазифасын шулай ук абруйлы укытучы Гомәр абый Гомәров башкара. Шул елларны искә алып Маһинурия Гомәрова: “Апада мин 4 ел укыдым. Авыл кечкенә булгач, укучылар саны да аз иде. Шуңа бер бүлмәдә 2 класс утыра идек. Ул үзе матур җырлады, оста биеде, бу шөгыльләргә безне дә өйрәтте. Сентябрь аенда колхоз кырасында кишер, чөгендер җыйдык. Гомәр абый бәйгеләр оештырып җибәрә, җиңәр өчен без тырышып эшли идек. Апа бик игелекле, чибәр, заманча киенә иде. Ул миңа гомерлек үрнәк булды. Без ике катлы йортта бергә яшәдек, апага мәктәптән дәфтәрләрне тотып кайтырга булыша идем. Мин яхшы укыдым, апа да мине үз кызы кебек яратты. Апа мәрхәмәтле булды, каенанасын да бик кадерләп тәрбияләде”, - дип сөйләде. Фидакарь хезмәте өчен Гыйльминур Шакир кызына 1962 нче елда мәгариф отличнигы исеме бирелә. Шәһәрдә 39 нчы мәктәп ачылгач, озынайтылган көн төркеме укытучысы булып эшли, ветеран исемен алып, лаеклы ялга чыга. Коллективның Котлау хатында чын күңелдән сокланып язылган шундый сүзләр бар. “Сезнең укучыларыгыз үсеп-җитеп, үзләре дә күптән әти-әни булып җитешкәннәр. Әмма алар беренче укытучыларын, икенче яраткан әниләрен хәтердән чыгармыйлар. Сезнең хезмәт батырлыгыгыз лаеклы рәвештә Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, медаль-билгеләр белән билгеләнгән. Әмма икенче батырлыгыгыз – җәмгыятебезгә акыллы, тәртипле, эшчән 4 егет үстерүче ана даны ул. Моның өчен сезгә аерым рәхмәт”, - дип язылган.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836