Материалы

Укытучыбызның юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

14-7Раилә Мөссәлим кызы Мөлекова Яркәү районы, Карбан авылында күп балалы тату гаиләдә туа. Биредә аның балачак һәм яшьлек еллары үтә. Әтисе Бөек Ватан сугышы башлангач фронтка китә, ләкин туган йортына әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Балаларын бөтенләйгә ятим итеп, авыр эштән әниләре дә үлеп китә. Йорт, хуҗалык, эне-сеңелләре өчен җаваплылык өлкән апалары җилкәсенә төшә, ул аларга әниләрен алыштыра. Сугыштан соңгы елларда мәктәпне тәмамлагач, Раилә Теляшева, үзенең педагогик сәләтенә инанып, Тубыл педагогия училищесына укырга керә.

Аны тәмамлагач, юллама буенча Югары Сидорово мәктәбенә укытырга җибәрелә. Беренче практик күнекмәләр, беренче укучыларны педагог җылы сүзләр белән искә ала. Ул балалар язмышына игелеклелегенең, күңел җылысының бер өлешен кертә алуына сөенә. Өч елдан соң район юлламасы буенча Раилә Мөссәлим кызы Ваңгы авылына эшкә китә. Биредә ул үзенең гомер юлдашын – Айнетдин Мөхәммәт улы Мөлековны очрата. Аның белән гаилә корып, шатлык-куанычлар һәм авырлыкларны тигез бүлеп, 45 ел бергә гомер кичерәләр. Айнетдин Мөхәммәт улы әйбәт кеше иде - тормыш иптәше буларак та ышанычлы, җаваплы һәм хуҗа буларак та алыштыргысыз. Алар 5 бала тәрбияләп үстереп, аларга наз һәм кайгыртучанлык бүләк иттеләр. Гаиләдә укуга һәм хезмәткә, өлкәннәргә карата хөрмәт һәм кече яшьтәге балаларны кайгыртуга аерым өстенлек бирелде. Шуңа да Мөлековлар гаиләсендә балалар лаеклы кешеләр булып үсеп җиттеләр. Хәзер инде оныклары һәм нәбәрәләре үсә. Раилә Мөссәлим кызы аларны түземсезлек, шатлык белән көтеп ала, бала-оныклар кайткач, туган йорт яктырып, җылынып китеп, бала тавышлары белән тула. Кызганыч, бу бәхетле көннәрне тормыш иптәшенә күрергә язмады, чөнки ул көтмәгәндә үлеп китте.

Раилә Мөссәлим кызы – эшчән, бетмәс-төкәнмәс оптимизм һәм үз һөнәренә бик тә тугрылыклы кеше. Искиткеч педагог, үз эшенең чын остасы буларак, Раилә Мөлекова берничә буын яшь укучыларны мөстәкыйль олы тормышка озатты. Ул бөтен гомерен балалар тәрбияләү һәм белем бирү эшенә бирде. Раилә Мөссәлим кызының хезмәт кенәгәсендә күпсанлы рәхмәт сүзләре белән 40 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгәне теркәлгән. Ул хезмәт ветераны исеменә ия. Әмма аның өчен төп бүләк - укучыларының искә алу һәм хөрмәт итүләре. Күпме еллар үтүенә карамастан, укучылары аның белән очрашуга бик шат.

Фирдәвес МӨХӘММӘТЧИНА, Яркәү районы, Ваңгы авылы.
(Рәүфә К
АНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума