Материалы

“Укучыларыңның уңышларына шатланасың”

последние и лучшие новости искусства в мире

12-10Балаларыбызның, халкыбызның киләчәге – укытучы кулында. Талантлы укытучы үз белемен башкаларга бирә, бала күңелен аңлый белә, аны ярата, шәхес тәрбияли. Моның өчен укытучы булып туарга, гомерең буе мөгаллим булып яшәргә кирәктер.

Без Төмәндә яшәүче милләттәшебез – Россия Федерациясенең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы исемнәренә лаек, 44 ел хезмәт стажлы мөгаллимә Миниса Газиз кызы Нигъмәдуллина белән очрашып, үзе турында сораштык.

- Татарстан Республикасының Кукмара районы, Ашмузи авылында 1947 елның мартында крестьян гаиләсендә туганмын. Безнең якларда ачлык булган, шуңа күрә әти белән әни 1954 елны өч балаларын алып, әнинең олы апасы яшәгән Төмән өлкәсенең Кулаково авылына күчеп киләләр. Әтием – Газиз Саттаров, әнием – Хәмдия искиткеч мәрхәмәтле, гадел, тырыш кешеләр иде. Әти - Фин, Халхин-Гол, Бөек Ватан сугышларын кичергән ветеран, яраланмаган җире юк иде. Грамотасы булмаган, без, өч кызы, мәктәптә укыганыбызда ата-аналар җыенына бара, ярышларга, конкурсларга безнең белән бергә йөри иде. Аракы эчмәде, тәмәке тартмады. Сугыш турында сөйләргә яратмады. “Ул бик куркыныч, искә төшермик”, - дип әйтә иде. Әти - 1990, әни 1995 елларда яныбыздан мәңгелеккә киттеләр.

1937 елда туган Хәербанәт апам, 1952 елның Кадрия сеңлем белән бик тату, ярдәмләшеп үстек. Хәзерге вакытта да телефон аша хәлебезне белешмәгән көнебез юк. Мин шундый туганнарым булуга бәхетле.

1970 елны югары уку йортын тәмамлаганнан соң, Төмәннең 33 нче мәктәбендә математика укытучысы, завуч булып эшемне башладым. Аннары шәһәрнең методика кабинеты завучы, Пионерлар сарае бүлегендә мөдир вазифаларын башкардым, 31 нче мәктәптә директор булдым, шуннан пенсиягә чыктым. 31 нче белән 15 нче мәктәпләрне берләштерделәр. Кызым – Гюзәл Әгъзаметдин кызы Никонова Төмән районы, Шыкча мәктәбендә директор, мин завуч булып эшләдек. Укытучы өчен иң зур шатлык – мәктәпне тәмамлаган элекке укучыларың белән очрашу. Аларның тормышта үз урыннарын табуларына, уңышларына чын күңелдән шатланасың. Сине олы хөрмәт белән искә алулары күңелләргә ямь өсти. Тормыш иптәшем Ямбай егете Әгъзам Нигъмәдуллин белән бер кыз үстердек. Бүгенге көндә ике оныгыма куанып яшим, - дип сөйләде Миниса Газиз кызы.

Без әнисе турында Төмәннең 7 нче мәктәбендә балаларга белем бирүче Гюзәл Никоновадан сораштык.

– Әнием гаҗәеп гүзәл, тырыш хатын-кыз. Укучыларга мәхәббәтне әнием тәрбияләде, мин аннан үрнәк алып укытучы һөнәрен сайладым. Әтием Төмәннең “Строймаш” заводында 30 елдан артык бетонболгату цехында эшләде. Безнең гаилә патриотик рухлы. Әби-бабайларыбызны, тарихны ихтирам итәбез, тормыш иптәшем дә 90 нчы елларда Чечняда хезмәт иткән. Балаларыбыз да шушындый мохиттә тәрбияләнә. Иң зур, көтеп алган бәйрәмебез – 9нчы май - Җиңү көне. Бәйрәмнәрдә бөтен туганнар җыелышабыз, бик тату яшибез, - дип сөйләде ул.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума