#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Сентябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укымышлы Зариф абый

последние и лучшие новости искусства в мире

38-3“Аллаһы аның юлында сугышканнарга күп дәрәҗәләр бирде, гөнаһларын гафу итте, үзләренә рәхмәт кылды. Аллаһы үзенә итагать иткән мөэминнәрне ярлыкаучы һәм аларга рәхмәт кылучы булды”. (Хатыннар сүрәсе, 96 нчы аять).

Сугыш кырларында көрәшкән, кан койган, Ватаныбыз өчен геройларча сугышкан абыйларыбыз, бабайларыбыз турындагы мәгълүмат әйтеп бетергесез күп. Сугыш елларында булып үткән, сокланырлык һәм горурланырлык вакыйгалар безләрне хәйран калдыра.

Ошбу тарихи битләрне тулысынча үзләштереп, бер урынга җыеп, мәктәпләрдә, класстан тыш дәресләрдә, балалар өчен патриотик һәм тәрбия турындагы укуларда файдалану бик мөһим һәм бик урынлы булыр иде дип әйтәсем килә. Бигрәк тә, туган як әдәбияты, тарих дәресләрендә дә куллану уңышлы булыр иде шикелле. Татар мәкалендә әйтелә: «Тырышкан табар, ташка кадак кагар», дип. Бүгенге көндә, үзебезнең батырлар турындагы мәгълүмат битләре күбәеп, артканнан арта тора. Киләчәктә, инша Аллаһ, ул бер зур җыентык булачак дип күз алдыма китерәм. Бу хәзинә үзеннән үзе барлыкка килми. Аны үзебез, абый-бабайларыбызның сугыш хатирәләрен тирәнрәк үзләштереп, сугыштан калган хатлар, документлар белән танышып, ошбу хезмәтне туктаусыз дәвам итсәк, киләчәк буын өчен, балаларыбыз өчен тарихи-әдәби һәйкәл калдырачакбыз.

Яңа гына Хәйрия Зариф кызы Идиатуллина белән әңгәмә кордык, үзенең әтисе - сугыш ветераны турында сөйләде: «Минем әтием Зариф Шакир улы Рәхимов 1914 елда Яркәү районы, Кала авылында (Тарханы) дөньяга килгән. Зур гаиләдә 7 нче бала булып туган. Алты яшендә әти-әнисе вафат булу сәбәпле, малай ятим кала, бик авырлыкта үсә. Күршедәге Карагай авылы мәктәбендә 5 классны тәмамлый. 1937 елда Кызыл Армия сафларына алына һәм хезмәтне уңышлы бетереп туган авылына әйләнеп кайта. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач, сугышның беренче көннәреннән үк үз теләге белән сугышка китә. 1941 елның 11 августында 121 укчылар полкының 110 нчы бүлегенә телефонист итеп беркетелә (Армиясе билгесез). Сугышта 2 тапкыр яралана. Чехословакияне азат итүдә катнаша. “Сугышчан батырлыклары өчен”, “Батырлык өчен” медальләре, 3 дәрәҗәдәге Дан ордены белән бүләкләнә. 1948 елда үзенең туган авылына кайта һәм Маһирә исемле кызга гашыйк булып, өйләнә, бергә яшәп китәләр. (Бүгенге көндә Маһирә апага 90 яшь) Икәүләшеп өч кыз, ике егет үстерәләр. Авылында Зариф абый бик зирәк, укымышлы, белемле кеше булып саналган. Русча яхшы укый-яза белгән. 1966-70 еллар авылда хисапчы булып эшләгән. «Междуреченский» совхозында барлык язу-сызу эшләрен дә бик уңышлы алып бара белгән. Өлкәннәр дә абыйның хезмәтенә бик зур бәя бирделәр.

Хәтта Зариф абый гарәпчә дә, төрекчә дә укый-яза белгән. Мондыйлар, безнең авылларда бик сирәк булу сәбәпле, Зариф абыйны авылдашлары бер тавыштан авыл мулласы итеп сайлаганнар. Дини йолалар - балага исем кушу, никах, җеназа, мәҗлесләрдә Коръән уку тәртипләрен Зариф абый югары дәрәҗәдә үти алган. Авыл халкы аңа бик рәхмәтле һәм аны сагынып, бик җылы сүзләр белән искә алалар.

Иннә лилләһи үә иннә иләйһи рәҗигун. Без бөтенебез Аллаһы Тагаләнең бәндәләре, барыбыз да Аның каршысына барабыз. 1989 елда 75 яшендә Зариф бабай вафат була. Аллаһының рахмәтендә булсын. “Коръән белән гамәл кылучы хак мөэминнәргә Аллаһу хозурында бөек дәрәҗәләр бар. Аллаһы мөэминнәрнең кылган эшен күрәдер”. (Гыймран сүрәсе, 163 нче аять).

P.S. Сугыш ветераннары - әтиләрегез, бабайларыгыз турында мәгълүмат булса, Яңарыш редакциясенә яки минем электрон адреска: Этот адрес электронной почты защищен от спам-ботов. У вас должен быть включен JavaScript для просмотра. җибәрегез (тел. 8 922 485 12 35).

Фатыйх хәзрәт ГАРИФУЛЛИН язып алды,Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836