#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Укытучы – һөнәр дә, яшәү мәгънәсе дә аның

последние и лучшие новости искусства в мире

26-13Балачактагы хыялын дөньяга ашырып, 31 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучы Луиза Сәлим кызы Гайсина бүгенге көндә дә Тубыл районы, Ләчек авылы башлангыч мәктәбен җитәкли. Үткән гасырның 90нчы елларында сазлыклар арасына кереп урнашкан бу кечкенә авылда мәктәпне саклап калуда да аның өлеше зур булды. Җимерек хәлдә булган мәктәп бинасын ябып, укучыларны күршедәге Күкрәнде тугызеллык мәктәбенә җибәрү турында сүз куертыла башлап, хөкүмәттән яңа мәктәп төзергә ярдәм булмаячагы билгеләнә.

Болай да 4нче сыйныфтан соң читкә китеп укырга мәҗбүр булган балаларны 7 яшьтән үк өйдән чыгарып җибәрүнең ата-аналар һәм балалар өчен ничек авыр булачагын яхшы белгән укытучы “Искер” балыкчылар колхозы рәисе Алим Сәлим улы Мирясовка мәрәҗәгать итә. Колхоз рәисе әлеге проблеманы авылдашларына аңлаткач, халык үз көче белән мәктәп, клуб һәм медпункт биналарын төзи. Илебездә үзгәртеп кору чоры башланып, авылларда - совхоз-колхозлар, шәһәрләрдә - дәрәҗәле оешмалар таркатылып, халыкның күбесе эшсезлек, билгесезлектән эчүгә сабышып, күпме авыллар юкка чыккан вакытта ләчеклеләр авылны гына түгел, мәктәпне дә саклап калдылар.

Луиза Сәлим кызы 1968нче елда 8 балалы гаиләдә иң кече һәм барысы өчен дә иң сөекле сеңел булып дөньяга килә. Музыка, җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк булган Мирясовлар гаиләсендә Луиза да бик сәләтле, сүзгә тапкыр, эшчән, тырыш булып үсә.

Луиза белән балачагыбыз бер мәктәптә, өстәвенә 5 ел гомеребез Күкрәнде мәктәбе интернатында узганга, мин аны якыннан беләм һәм минем дөньяга карашым формалашкан чорда аның тәэсире бары яхшы яктан гына булды дисәм, һич тә арттыру булмаячак. Беренчедән – ул мине китап укырга өйрәтте, аеруча, татар әдәбиятына мәхәббәт уятты. Икенчедән – ул, лидер буларак, командасында булганнарны авылыбызны, гаиләбезне өзелеп яратырга, дус, бердәм булып, бер-беребезне якларга, үзебезнекеләрне беркемгә дә түбәнсетергә ирек куймаска, хәтта укытучыларга да “сатмаска” өйрәтте. Кешедә шундый сыйфатлар да булырга тиешлеген мин 4 сыйныфка интернатка укырга килгәч кенә белә башладым. Шуңа да М.Җәлил, Ф.Кәрим шигырьләре бездә патриотик хисне ныгытты, ә Г.Кутуйның “Сагыну” нәсерен яттан сөйләгәндә автор белән бергә “бугазыбызга килеп тыгылган төенне йота-йота” сөйләдек. Чөнки ул чакта язучының эчке кичерешләрен бездән дә яхшырак аңлаучы булмас кебек тоела иде безгә. Луиза оста оештыручы, шаян, күңелле уеннар уйлап табучы да, өстәвенә мәкаль-әйтемнәрне урынлы кулланып, кызыклы итеп мәзәкләр сөйләүче дә иде. Күрәсең, укытучы һөнәренә ул үзен балачактан ук әзерләде...

Луиза Сәлим кызы 1983нче елда Күкрәнде сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, урта белемне Вагай районы, Птицы мәктәбендә алды. Аннары ул 1985нче елда Тубыл педучилищесына укырга кереп, кулына башлангыч класслар укытучысы дигән таныклык алгач, ике дә уйламыйча, әти-әнисе янына, туган авылы мәктәбенә эшләргә кайтты. Шул елларда ул Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеген читтән торып тәмамлады. Бераздан авылдашы Дамир Сабир улы белән гаилә корып, ике кыз һәм бер егет үстерделәр. Балалары - Ләйсән, Чулпан, Ильярга да алар бөтен җан җылысын биреп тәрбияләп, олы тормыш юлына озаттылар. Хәзер инде бәхетле яшь әби белән бабай 4 оныкларына сөенәләр. Сеңлесе турында Маннура Сәлим кызы: “Аның төпле акылына, эчке дөньясының байлыгына, сабырлыгына, өлгерлегенә ис китәрлек, мәктәп эшен дә алып бара, өендә дә зур хуҗалык, ә бакчаларында нинди генә җиләк-җимешләр үстермиләр! Балаларын да хезмәткә өйрәтеп, кешелекле итеп тәрбияләделәр. Киявебезгә зур рәхмәт, бик яхшы кеше. Районнан чакыру килсә, елның кайсы фасылы булуга карамастан, ул сеңлебезне вакытында җиткерә. Кайвакыт 25 чакрым җирне җәяүләп, саз “ерып” барырга туры килсә дә. Апрель аенда Луиза (без аңа әле дә сөеп “элләү” дип дәшәбез) үзенең юбилеен билгеләп үтте. Бар туганнары исеменнән аңа киләчәктә дә шулай бала-оныкларының сәламәтлегенә сөенеп, парлы, бәхетле озын гомер кичерүен телибез”, - диде. Әлбәттә, бәхетне һәркем үзенчә аңлый. Мәсәлән, бер очрашып сөйләшкәндә Луиза кабат мине үзенә сокландырып: “Язмышымны авылым белән бәйләп, әти- әнием чирләгәндә, аннары картайган һәм үлем түшәгендә яткан көннәрендә, туганнарыма терәк булып, яннарында була алганыма Аллаһы Тәгаләгә бик рәхмәтлемен”, - дигән иде. Бу сүзләре генә дә Луиза Сәлим кызы турында бик күпне сөйли түгелме ни?!

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836