Материалы

Укытучылар эшмәкәрлеккә киттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Бизнес өчен авыр чор булуга карамастан, Вагайда яшәүче Моратовлар гаиләсе укытучы хезмәтен эшмәкәрлеккә алыштырдылар. Моңа “Үзмәшгульлек” дәүләт программасы ярдәм итә.

Вагай районының Тугыз урта мәктәбендә гөрләтеп эшләп килгән бу гаилә турында газетабыз битләрендә язганыбыз бар инде. Марат Исаметдин улы Россиянең иң яхшы укытучысы исемен яуласа, тормыш иптәше Гөлсем – районның “Иң яхшы укытучысы” бәйгесе җиңүчесе булды. Балаларга үсеш өчен яхшырак булыр дип алар гаиләләре белән район үзәгенә – Вагайга күчеп киләләр. Үзләре шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнергә уйлыйлар: бизнес-план төзиләр, салым оешмасында эшмәкәр булып теркәләләр. Аларның планнарын хуп күрәләр. Һәм өлкә бюджетыннан район мәшгульлек үзәге аша акча алалар. Шул акчага эш өчен кирәкле җиһазлар, аппаратура, башка кирәк-яраклы булалар. Һәм күңелләренә якын, халык өчен дә таләп ителгән оргтехниканы ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә башлыйлар. Урында гына бу эшләрне башкару халыкка күпкә арзанга төшә, оешмалар белән дә килешүләр төзелә. Эш күләме арта, хәзер инде аларга балалары Артур булыша.

Шәхси эшмәкәрләргә ярдәмне якындагы 3 елда туктатмау хәл ителгән, дип белдерде өлкә губернаторы Владимир Якушев. Ә бизнеста үзен сынап карарга теләүчеләргә өлкәбездә мөмкинлекләр бар. Вагайда гына берәү ветврач, икенчесе чәчәкләр, өченчесе зоокибет хуҗабикәсе булып китәләр, эшләре уңышлы бара.

tumentoday.ru язмасын кулланып Гөлнур ВӘЛИЕВА әзерләде. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума