Материалы

Ураза бейрәме белән бәйле хатирәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Рамазан ае – Ураза бәйрәме якынлашкан саен, бала чакның бер мизгеле искә төшә.

Гомер иткәндә әле ул турыда уйламыйсың. Ә менә олыгайгач, шул мизгел күңел түрендә һаман да яктырганнан-яктыра бара, иң матур, иң кадерле хатирә булып балкый. Бөтен авыл димим, мин бит үзем үскән гаилә тормышын күзаллыйм. Рамазан ае җитәрәк, өйләрне юып, яңа обойлар ябыштырып, шулай ук гаилә әгъзаларына яңа киемнәр тектереп зур әзерлек белән керә идек. Һәр авылның тегүчесе була, безнең авылда Барисә апай Нигъмәтуллина оста тегүче. Хәтеремдә – сеңлем Тәнзилә белән икебезгә кызыл чүкечләр төшкән яшел тукыманы кызыл тасмалар белән бизәп бик матур күлмәкләр тегеп бирде, шул күлмәкләрне киеп, әйләнәбез, бөтереләбез.

Ураза бәйрәме иртәсе бик яхшы истә калган. Йокыдан уянуга, әти идән уртасында яңа күлмәгенең җиңнәрен сәдәфләп тора, өстәлдә самовар кайнап утыра, аның янына тәм-томнар, өеп-өеп бавырсаклар куелган. Безнең Гаеткә тектерелгән күлмәкләр дә әзер. Гает намазын һәрчак Фатыйма әби йортында укыйлар иде. Заманасында авыл мулласы, мәчеттә һәр көнне азан кычкырып, намазга чакыручы Йоматый бабай йортына килен булып төшкән ул. Бабайның ике катлы йортында аның улы Әймәтәтдин бабай белән 5-6 бала үстергәннәр. Әймәтәтдин бабай Бөек Ватан сугышыннан кайтып килгәндә, капчыгындагы азык-төлекләренә кызыгып аны үтереп китәләр. Күзләре сукыраймаган булса, бәлки, исән-сау кайтып җитә алган да булыр иде. Йоматый бабай хәлле кеше, мулла булса да, аны репрессия вакытында алырга килеп, аның улы алар белән уртак тел табып, карт бабайны алып кала алган һәм Йоматый бабай картлык көнендә үз үлеме белән килене Фатыйма әби кулында җан биргән.

Нәсел җепләребез Түбән Тәүде районы, Эске авылыннан күчеп килгән агай-энегә барып тоташа. Йоматый исеменнән Юмадиевлар гаиләсе барлыкка килгән. Аның улы Әймәтәтдин бабай, улы Әйсәтдин минем әти, бүгенге көндә аның дүрт улы – Маннур, Диннур, Хәйдәр, Зиннур нәселне киң җәеп, фамилияне горурлык белән йөртәләр.

Рамазан, Корбан бәйрәмнәре якынлашуга күңелләрдә хатирәләр яңара. Шунысы куанычлы, шул җиде буынның берсе дә диннән аерылмаган һәм хәзер безнең бала-оныклар, хәтта оныкчыклар ислам динендә тәрбияләнәләр. Тиздән Согыд Гарәбстаны илендә Мәдинә шәһәрендә белем алучы әти-әнисе белән ике яшьлек Хәдичәбезнең (җиденче буын) каникулга кайтуын көтәбез. Әнисе Мәрьям кебек Хәдичә дә Мәдинә шәһәрендә туып, анда үсә.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума