Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Уза гомер…

последние и лучшие новости искусства в мире

37-8Әкрен генә, сиздермичә, яшьлек гомеребез үтеп тә китте. Табигать көзенә безнең гомер туры килсә дә, үз матурлыгы бар. Чөнки безнең буын кешеләре дә җитмешне тутырдылар. Маңгай чәчләребез агарса да, күңелебез әле яшь.

Кеше тормышы могҗизалары, яшәеш чорында күргәннәрне барсын да язып булмас, алай булса да берсен искә алып үтим.

Мәктәп еллары, безне укыткан укытучылар, уртак хисләр, айлы кичләр матур истәлек булып саклана. Бергәләшеп күрше Колония исемле авылга Иртеш елгасы аша атлап, танцыларга йөргән чаклар. Кичке айлы төндә трамвайны каршы алулар... Клуб ишеге алдында волейбол уйнаулар хәтердә калган. Нинди күңелле иде тормыш без яшь чакта!

Аралашкан дустым, классташым, авылдашым - Нурия Шакир кызы Рафикова белән без бергә укыдык, бер авылда яшәдек, бергә эшләдек. Мин мәктәптә укытучы, ә ул лаборант иде.

Икебез бергә күпме яшьлек таңнарын каршыладык, бервакыт яңа тормыш башладык, балалар үстердек, икебезнең дә тормыш иптәшләребез уңган, булган кешеләр иде.

Нуриянең ире – Риф авылыбызның йолдызы, бик уңган, эшчән, Чиләбе шәһәреннән күчеп килгән, тәмле телле, типсә тимер өзәрлек егет иде. Ә минем ирем Дәүләт – акыл иясе, кешелекле, түземле, гел җитәкче булып эшләде. Инде икесе дә алар фанида. Аларның изгелекләрен, хәерле якларын искә алып, искә төшереп яшибез. Аллаһы Тәгалә караңгы каберләрен нурлы җәннәт бакчасына әйләндерсен, оҗмахта гына яшәсеннәр иде. Рәхмәт әйтәм мин аларга, иң бәхетле үткәргән көннәребез өчен, мәхәббәтләрен безгә карата гомер буе саклап яшәгәннәре өчен.

Нурия белән тормыш кыйммәтләрен саклап, кагыйдәләрен үтәргә тырышып, аралашып, шатлык-кайгыларыбызны уртаклашып, балаларыбызга яхшы теләкләр юллап, әкренләп яшәп барабыз.

Лаеклы ялда булуына карамастан, ул туган авылының матурлыгын, табигатен, кешеләрен сагынып кайтып, авылда кибет ачты.

Үз машинасында тауарын да ташый. Халыкка кирәкле нәрсәләрне вакытында китереп, азык-төлекне җитештереп тора. Ул тырыш, эшчән сәүдәгәр. Ел саен Тубыл шәһәрендә уза торган “Искер-җыен” фестивален үткәрүдә ярдәм күрсәтә. Авылда үткәрелгән һәрбер чарада катнашып, спонсор булып бүләкләр тапшыра. Авыл халкы аңа рәхмәтле.

Нурия Шакир кызына тормыш арбасына бик иртә җигелергә туры килде. Әнисез калгач, сеңелләренә булышып яшәде. Мәктәпне тәмамлагач, язмыш аны чит якларда йөртте. Бәхет эзләп Себернең төньягына – Лабытнанги поселогына эшкә китте. Анда мәхәббәтен тапты. Тормыш иптәше Риф Фәрвәс улы белән өйләнешеп, яңа тормыш башлап җибәрделәр. Мәхәббәт җимешләре – өч ир малай, бер кыз дөньяга килде.

Тормыш җиле аларны кайларга гына илтмәде. Иптәшенең туган ягы – Чиләбе төбәгендә яшәделәр, бераз яшәгәч, Себергә – Нуриянең туган авылы Татар Вагайга кайттылар. Әти-әни йортын аякка бастыргач, үзләренә агачтан, аннары кызыл кирпечтән яңа йортлар төзеделәр. Әкренләп авылда яши башлаганнар иде, тик бернәрсә җитмәгән кебек, тагын бәхет эзләп Тубыл шәһәренә күчеп, анда урнашып, эшләп, яшәп киттеләр. Фатир алып, балаларын урнаштыргач, лаеклы ялга чыгып яңадан авылга кайттылар. “Мәңгегә сакласын авылым, давыллы яшьлегем эзләрен”, дип туган ягын сагынып, ялкынлы яшьлек эзләрен исенә төшереп авылда яшәп калды, чөнки картайсаң туган як үзенә тарта икән.

Күңеле моңланганда татар җырларын тыңларга ярата, шуның өчен шәһәрдә узган татар концертларын калдырмаска тырыша. “Яңарыш” газетасын яратып укый. Һәр санын көтеп ала.

Сентябрь аенда туган Нурия дустымны гомер бәйрәме белән котлыйм. Чын күңелемнән саулык, озын гомер телим. Хатын-кызга бәхет өчен күп тә кирәкми икән: җылы өең, барыр җирең, ашың булса алдыңда, якыннарың, туганнарың исән-имин булсалар җитә.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, II Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836