Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Ветеран укытучыга 90 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

52-3Тубыл шәһәрендә яшәүче педагогик хезмәт ветераны Сәкинә Абайдуллина 90 яшен каршы алды. Ветеран укытучыны шәһәр башлыгы Максим Афанасьев, шәһәр Думасы рәисе Андрей Ходосевич, ветераннар советы рәисе Владимир Габрусь котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Күп еллар 15 нче мәктәптә хезмәт куйган ветеран укытучыга мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин, шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Нурилә Шамратова да котлау теләкләрен җиткерделәр.

Бөек Ватан сугышы елларында хезмәт фронтында катнашкан ветеран укытучы Сәкинә Ибраһим кызының педагогик хезмәт стажы 42 ел. Ул Татарстан Республикасының Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлап, юллама белән Вагай районы, Казанлы урта мәтәбенә эшкә килә. Монда 1957-1967 нче елларда рус теле һәм әдәбиятын укыта. Аннары хезмәт юлын Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәбендә дәвам итә. Укытучы монда 31 ел эшли. Тирән белемле, эрудицияле, ярдәмчел, инициативалы укытучыны коллективта хөрмәт итәләр, укучылары аның дәресләрен яраталар. Мәгариф өлкәсендә күпьеллык тырыш хезмәте өчен медальләр, күп төрле Мактау грамоталарына лаек була. 15 нче мәктәптә эшләү дәверендә төрле дәрәҗәдәге Рәхмәт хатлары, «Фидакарь хезмәте өчен. 1941-1945ел. Бөек Ватан сугышы еллары», «Хезмәт ветераны» һәм юбилейлы медальләр белән бүләкләнә.

Сәкинә Абайдуллинаның укучылары арасында укытучылар, табиблар, очучылар, хәрбиләр бар. Алар да тормышы, яшәү рәвеше белән һәркемгә үрнәк булган укытучы апаларын гомер бәйрәме белән котладылар. Сәкинә Ибраһим кызы лаеклы ялда булса да, ветераннар хәрәкәте буенча актив җәмәгать эшлеклесе. Бүгенге көндә мәрхәмәтле, ихтирамлы ветеран укытучы кызларының хөрмәтендә яши, оныклары да хәлен белеп торалар.

Бөтен тырышлыгын балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган изге күңелле Сәкинә Ибраһим кызына киләчәктә дә хөрмәттә, якыннарының игелеген күреп озак еллар яшәргә насыйп булсын дигән теләкләр юллыйбыз.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836