Материалы

Хөрмәтле шәфкать туташы

последние и лучшие новости искусства в мире

25-8Тумышы белән Түбән Тәүде районы, Яңа Казан авылыннан Гөлсәгыйдә Зиннәт кызы Хәбибуллина Тубыл шәһәренең бала тудыру йортында 37 ел эшләп лаеклы ялга чыга. Хәзер бәби тудыру йортлары яхшы якка танымаслык үзгәрсә дә, Гөлсәгыйдә апа эшләгән елларын сагынып искә ала. Әниләр һәм бәбиләр өчен игътибар, кайгыртучанлык, җылы мөнәсәбәт үзгәрмәсен дигән теләктә яшәгән Гөлсәгыйдә апаны Тубылның күп хатын-кызлары яхшы хәтерлиләр. Хөрмәт казанган шәфкать туташы Россия Федерациясенең сәламәтлекне саклау министрлыгының Мактау грамотасы, хезмәт ветераны исемен алып лаеклы ялга чыга.

Сугыш елларын күргән, сугыш чорында үскән Гөлсәгыйдә Зиннәт кызы тормыш һәм хезмәт юлын искә алды: ”Шәфкать туташы һөнәрен алганчы күпне күрергә, авырлыкларны кичерергә туры килде. Мин 1941 нче елны тудым. 41 нче елның ноябрь аенда Бөек Ватан сугышына киткән әти турында хәбәрсез югалды дип язылган хат килә. Әниебезнең кулында дүрт бала калганбыз. Ачлык вакыты бит. Авылның ашлык киптергечендә эшләгән әнием янына мәктәптән кайтышлый абыем белән апам керә. Аларга әнием берәр уч бодай биргәнен күреп кладовщик апа башлыкларга җиткерә. Өч елга әниемне төрмәгә утырталар. Безнең йортыбыздан, күршедә яшәгән әбием һәм фин сугышында булган бабаемның йортыннан да бөтен ризыкларын алып чыгалар. Кышкы салкында безне сыерга җигелгән чанада Байкал районындагы Уба авылына алып баралар. Әниемнең Мәрфуга апасына килеп җиткәнче салкын тидереп мин озак авырыйм. Әни Төмән янындагы төрмәдә утыра, аларны сыер савучы булып эшләтәләр. Ә без авылда ачлыкны-җитешсезлекне җиткәненчә күрдек. Ашаганыбыз үлән, кычыткан, көненә бер-ике бәрәңге булды. Миңа алты яшь тулгач, кулыма бер карандаш, кәгазь алып мәктәпкә киттем. Яхшы, тырышып укыдым. Өченче класста укыганда әниебез кайтты. Мин кипкән яфрак сыман идем. Әнием мине танымады. Дөньялар бераз җайга салына башлады. Алтынчы класстан соң, безнең авыл мәктәбен яптылар. Авыл балалары күрше Татар Торбы авылы мәктәбендә укуны дәвам иттек. Авылга җәяүләп барабыз, җәяүләп кайтабыз. Мәктәптә тормыш кайнаган чак иде. Татар телендә концертлар куябыз. Мин звено вожатые, мәктәпнең учком рәисе идем. Бер концертта әниемә багышлап мәктәп сәхнәсеннән башкарган җырым хәтеремдә.

Тәрәзә төбем исле гөл,
Иснәгез сез, хуш исле ул,

Уртасында бер чәчәк бар,

Өзмим, әнием төсле ул!

Әнием тыңлап сөенгәнен, шатлыгын әле онытмыйм.

Аннары Байкал мәктәбендә сигезенче сыйныфны тәмамлап, трахома авыруын дәвалаучылар курсында укыдым, эшкә урнаштым. Унтугыз яшемдә Тубыл медучилищесына укырга кердем. Дүртле –бишле билгеләренә укып диплом алып чыктым. Юллама буенча мине төньякта урнашкан Новый Порт поселогына, Ишмәт авылыннан дустым Мөнибәне Тазовскийга эшкә җибәрделәр. Юлга бергә чыктык, төрле очракларга дучар булдык. Яшь вакытымнан Аллаһыга ышанам. Аллаһы ярдәменнән ташламады. Гомер юлдашым Камалига тормышка чыктым, гаиләбез белән Тубылга кайттык. Гомер һәм хезмәт юлымда сынаулар күп булса да, шәфкатьле, ярдәмчел кешеләр күп очрады. Кешелекне шәфкатьлелек яшәтә”, - дип сөйләде.

Тубыл шәһәрендә Хәбибуллиннар йорт сатып алалар, бер кыз һәм ул үстерәләр. Кызлары Сания мәктәпне тәмамлап, шәфкать туташы һөнәрен сайлап, уңышларга ирешеп шәһәр поликлиникасында хезмәт итә. Оныкларга, оныкчыкларга сөенеп яшәр чак җиткәндә Гөлсәгыйдә Зиннәт кызы таянычы һәм киңәшчесе булган, тырыш, бөтен эшне эшли белгән тормыш иптәшен соңгы юлга озата. Бүген намазын калдырмаган, дин юлында булган Гөлсәгыйдә әби мәрхүмнәрнең рухларына дога кылып, дөньяга тынычлык, кешеләргә шәфкатьлелек, имин тормышлар теләп яши.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума