#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яркәү җиренең батыр улы

последние и лучшие новости искусства в мире

32-4Кеше фидакарь хезмәте, кылган изге гамәле белән данлы. Намуслы хезмәтең – ул бөек бурычың, шатлык чыганагы, кылган изге гамәлең – ул батырлык. Шушы сүзләр тормыш юлы сокланырлык, күпләр өчен үрнәк булырлык якташыбыз - Яркәү районы, Карбан (Кысылгаш) авылында туып үскән Вилдан Фәрит улы Тилмөхәммәтовка туры килә.

Егет куе урманнар, киң кырлар белән уратылган борынгы авылда 1946 елның 6 ноябрендә күп балалы фронтовик гаиләсендә туа. Сугыштан соңгы еллар авыр була, шуңа да карамастан малай сәламәт, шат күңелле үсә.

Көнозын урамда иптәшләре белән уйный, җәен Тубыл елгасында су коена. Зурая башлагач урманга җиләк-җимеш җыярга, печән чабарга йөри. Энеләрен, сеңелләрен караша, ул аларга “няня” була.

Әтисе – Фәрит (Әхмәтфәрит) Мәннап улы Фин, Халхин-Гол сугышларыннан башлап, Бөек Ватан сугышында Берлингача җиткән солдат. Әнисе – Мансура Хәйретдин кызы сабыр, тыйнак, сугыш елларында гаиләне ялгызы күтәрүче ана. Сабыйларны хезмәт яратучы, гадел, үзара дус итеп тәрбиялиләр. Гаилә Карбаннан ерак түгел Новостройка поселогына күчә. Бу поселок 20 ел яши, соңыннан юкка чыга. Әтисе монда урман промышленность хуҗалыгына эшкә урнаша. Вилдан Новостройка җидееллык мәктәбенә 1нче сыйныфка укырга керә. 8нче сыйныфны Иске Александровка мәктәбендә дәвам итә, урта белемне Покровка мәгариф йортында ала. Иске Александровка мәктәбе Новостройкадан 15 чакрым ераклыкта урнашкан була. Озын буйлы, төз гәүдәле чибәр егет Вилдан кышын чаңгыларын киеп, көн саен Тубыл елгасы аша мәктәпкә йөри. Ул анда барлык укучылардан алда барып җитә. Новостройкада төрле милләт балалары үсә. Алар Вилданны - Вовка, Рәшидә апасын – Рая, Африкан абыйсын – Аркаша, Нәркизия сеңлесен – Надя, Илҗан энесен – Генка, дип атыйлар. Кечкенәләр – Венера белән Рүфәтнең генә рус исемнәре булмый. Сугышкача туган Винарис, аннан соң дөньяга килгән Люция авырып 4-5 яшьләрендә вафат булалар.

1965 елны мәктәпне тәмамлаганнан соң, егет армиягә китә, 1968 елда Ватан алдындагы изге бурычын үтәп кайта. Ул Кызыл байраклы Урта Азия чик буе округының Каахка поселогында 2088нче хәрби частьтә хезмәт итә. Бу 2088нче хәрби часть 1923 елның мартында оешкан. Каахка чик буе отрядының җавап бирү зонасы СССР һәм Иран (хәзерге көндә Төркмәнстан) чик буйлары. Вилдан Фәрит улы дәүләт чик буен саклаганда диверсантны тота. Ул “Дәүләт чик буен саклаганда каһарманлыгы өчен”, “Кораллы көчләргә 50 ел” медальләре белән бүләкләнә.

1971 елда Төмәннең 7нче һөнәр училищесын, 1978 елны Ялутор авыл хуҗалыгы техникумын уңышлы тәмамлый. 1971-1984 елларда Төмән комплекслы геолог разведка экспедициясендә (ОАО “Тюменьнедра”) бораулаучы ярдәмчесе, бораулау мастеры булып эшли. Артезиан скважиналарны бораулауда тәҗрибәле белгеч. Ул баш инженер буларак иң зур Көньяк гидрогеолог партиясенең Велижанда су җибәрү җайланмасын төзүдә, Тубыл нефть һәм химия комбинатын җир асты суы белән тәэмин итүдә катнаша. Разведканың төп бурычы – халыкка чиста су җиткезү. Сладково, Бердюжье, Казанлы, Армизон районнары өчен җир асты суларын эзләүне җитәкли һәм башкасы. Таләпчән, җитди, шул ук вакытта гади, юмарт җитәкчене коллективта хөрмәт итәләр, яраталар. Ул шушы тармакта 33 ел эшли. Вилдан Тилмөхәммәтов тырыш хезмәте өчен III дәрәҗәдәге “Хезмәт даны” ордены, “ Җир асты байлыкларын үзләштерүе һәм Көнбатыш Себернең нефть һәм газ комплексын үстерүе өчен”, “Җир асты байлыкларына разведка ясауда казанышлары өчен” медальләре, “Җир асты байлыкларына разведка ясауда отличник” билгесе, төрле Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Эшлисе эшләре күп, планнары зурдан була. Әмма рәхимсез үлем аркасында тормыш иптәше Наҗияне, уллары – Илфат белән Ринатны калдырып, 2003 елның 17 ноябрендә дөньядан китә. Ул Төмән шәһәренең татар зиратында җирләнгән. Вилдан Тилмөхәммәтовның якты истәлеге якташларыбызның хәтерендә мәңге сакланыр.

Без Түбән Тәүде районы, Бухарин авылында яшәүче сеңлесе – Венера Мөхәммәтова белән очрашып, абыйсы турындагы истәлекләре белән бүлештек. Ул тыныч кына сөйли алмады, тавышы тетрәнде, монда күпме сагыш иде.

- Абыемны нык яраттым. Мин 6 яшемнән 12 яшемә хәтле Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында Рәшидә апамда яшәдем. Апамның кечкенә балаларын караштым. Бер көнне Рәшидә апа елый-елый “Правда” газетасын укып утыра. Анда: “Төркмәнстанның Каахка поселогында урнашкан Леонид Кравченко исемендәге Баба-Дурмаз чик буе заставасында Себер егете Вилдан Тилмөхәммәтов шпионны кулга алып, зур кыюлык күрсәткән”, - дип язылган иде. Мәкаләнең исеме – “Минута молчания”. Бу бит безнең Вовка, дип шатландык, горурландык. Аның турында: “Биек буйлы, ябык, каушаган елмаю белән башын аска игән, кулы яралы”, - дип тә өстәлгән мәкаләдә.

Вилдан абыем әтинең олы ярдәмчесе иде. Ул Төмәнгә киткәч, “Бер канатым каерылды”, - диде әти. Абыем һәр җәен кайтып печән әзерләште. Безгә генә түгел, күрше тол әбиләргә дә кибәннәр куешты. Кичен хәле бетә иде, рәтләп саулыгы булмады. Мәктәптә укыганымда имтиханнарны тапшырырга булышты. Аның кышын спорт киемнәр киеп чаңгыда мәктәпкә китүе күз алдымнан китми. Кайчандыр Канчәбер мәктәбендә биология фәнен укытты.

80нче елларда путевка буенча Венгриягә барды. Фоторәсеме озак еллар Мактау тактасында торды. Кабинетында утырадыр дип хезмәт урынына шалтыратсам гел: “Ул юк, ишегалдында эшләнәләр”, - дип җавап бирәләр иде. Начальник буларак хезмәткәрләрен ихтирам итте, һәрберсенең хәленә керде, булышты. Аларны авылга алып кайта, нарат яисә мүк җиләге җыярга сазга, урманга китәләр. Шикәр авыруы белән авырыды, урманда егылып калган вакытлары да булды. Киндерлегә апасы һәм сеңлесе янына барырга, Карбанга әти-әнигә кайтырга җыенса, кибетләрдән ни генә алмый, күрше-күләнне дә истә тота, аларга да өлеш чыга. Бигрәк әдәпле, тыйнак иде, нинди генә авыр вакытлары булмасын, кешегә сиздермәде.

Абыемны сагынам, урыны җәннәттә булсын, - дип сөйләде Венера Әхмәтфәрит кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836