#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июнь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Язмыш кешене төрлечә сыный

последние и лучшие новости искусства в мире

24-3Вагай районы, Әшле авылында туып-үскән Әскәр абый Капшанов, Хәтирә апаларның гаилә язмышларын күңелдән кичерү бик авыр. Сугышка кадәр балалар үстереп, үз хуҗалыкларында көндәлек эшләрен башкарып яшәп торган тату гаилә, җил өермәләрендә калган йомычкалар кебек төрле якка таркала.

Сугышның беренче көннәрендә Әскәр абый нарасыйларын авыру анага калдырып сугышка китә. Алты яшьлек Хәнәфине сеңлесе Нәҗибә белән балалар йортына озаталар. Ел да узмый әтиләренең һәлак булганын белдереп шомлы хәбәр килә. Авыру ана 8 яшьлек Наҗиясен ятим калдырып, дөнья куя. Ул да түгел, балалар йортында кызамыктан Нәҗибәләре дә якты дөньядан китә.

Әскәр абыйның бертуган энесе Әбделгази Капшанов юкчыллык, авырлыкларга карамастан, зур тырышлык белән Свердловсктагы Урал институтының химия-биология факультетын тәмамлый. Ул сугыштан соң сазъяк авылларыннан беренче булып югары белемле педагог булып Төмәнгә кайта. Әбделгази абый өлкә халык мәгарифе бүлегендә татар мәктәпләре инспекторы вазифасын үти. Бирелгән фатирына авылдан абыйсының балаларын алып кайта. Наҗия - медицина училищесында, Хәнәфи - нефть һәм газ чыгаруда кирәкле һөнәр – бораучылыкка укый. Шул һөнәре буенча Ханты-Мансийскийда яңа башланган нефть чыгару буенча хезмәт итә.

Якташы - Янек авылыннан төскә-биткә чибәр, уңган-булган Закирә белән гаилә корып яши башлыйлар, кызлары Лена туа. Ул гаиләсе белән туган якларда кунак булып кайткалый. Бәхетле гаилә тормышы озакка бармый. Хәнәфи хезмәтенә бәйле авариядә һәлак була.

Язмыш кеше тормышын төрле яклап сыный икән.

Закирә ялгызлыкта кызын тиешенчә тәрбияли, бөтен көчен, мөмкинлекләрне куеп югары белем бирергә тырыша. Лена югары дәрәҗәле хезмәт иясе.

Үткәнне үзгәртеп булмый, тик үткән язмышлардан гыйбрәт алу кирәктер. Наҗия Әскәр кызы туган ягына медицина хезмәткәре булып кайта. Аның төп эше: бала табучы аналарга ашыгыч ярдәм күрсәтү, яңа дөньяга килгән нәниләрнең сәламәтлеген саклау.

Юлсыз биш, җиде, унике чакрымда яшәүче Әшле, Янек, Ворошилова, Михеевка авылларына җәяүләп, атта барырга, төнен, җил-буранлы, коеп яуган яңгырлар астында хатыннарга ярдәмгә өлгерергә, төне буе авыру янында булырга туры килгән вакытлары күп булды. Зур җаваплылык таләп ителгән фидакарь хезмәтен 36 ел вакыт белән исәпләшми, намус белән үтәде. Аның эш дәверендә дөньяга килгән балалар һәм аналар даими күзәтү астында исән-сау булдылар, үлем-китем очраклары булмады.

Кайбер аналар аның хөрмәтенә ул тудырган кызларына Наҗия исемен бирәләр. Димәк, аның хезмәт нәтиҗәсе аналар күңелендә истәлек булып калган.

Наҗия Әскәр кызының изге хезмәтен хәзерге көндә дә хөрмәт белән искә алалар. Аның коллегалары арасында да авторитеты зур була. Нәтиҗәле, күпьеллык хезмәте грамоталар, бүләк, рәхмәт хатларына лаек була. Ул хезмәт ветераны булып ялга чыга.

24-4Әбделгази абый Капшанов зур түземлек белән татар мәктәпләренә тәрбия, белем дәрәҗәләрен күтәрү эшендә күп көч куйды. Ул Ялутор районы, Аслана урта мәктәбендә озак еллар директор, химия, биология фәннәрен укытты.

Ялга чыккач, кардәш-ырулар, туган-тумачалар белән гомер итәргә туган ягына кайта.

Наҗия апа Әхсән абый белән өч бала үстерделәр. Кызлары Венера әнисенең хезмәт юлын сайлый. Ул Төмән медицина институтын уңышлы тәмамлый һәм балалар табибы булып туган ягы – Ушаковога эшкә кайта.

1988 нче елдан Төмән районы, Нариман, Матмасс амбулатория һәм хастаханәсендә балалар сәламәтлеген саклау, дәвалау, бигрәк тә сырхаулы нәниләргә дәва төрләренең тиешлесен куллану, нәтиҗәсен күзәтү табибның көндәлек бурычы булды. Ә 2001-2003 елларда баш табиб вазифасын үти.

Соңгы елларда Венера төньякка китеп Ханты-Мансийск амбулатория һәм Себер хастаханә бүлегендә баш врач булып эшли. Бүгенге көндә Горноправдинск хастаханә бүлегендә балалар дәвалау җитәкчесе. Кайда гына эшләсә дә, төп хезмәте белән беррәттән җәмәгать эшләрен дә зур җаваплылык белән үти. Венера – медицина эшләре комиссиясе рәисе, Горноправдинск хастаханәсендә авыруларны тукландыру сыйфаты таләпләре һәм САН АМН таләпләрен үтәүне җитәкли. Яшүсмерләр комиссиясе эше буенча җаваплы.

Аналар арасында кан басымы, күкрәк астмасы, нәниләрне ана сөте белән тукландыру файдасын күрсәтү буенча лекцияләр оештыра. Җәй айларында “Яшүсмерләр” операциясендә сәламәтлек ныгыту компаниясен җитәкли.

Венера Әхсән кызы яраткан хезмәтендә бөтен күңелен биреп 38 ел эшли. Профессионал осталыгы өчен “Педиатрия” сертификаты, “Җәмгыять һәм сәламәтлек саклау оешмасы” сертификатына ия була. Ул югары категорияле балалар табибы.

Уйлап-уйлап торам да, Венера сеңлемнең балалар сәламәтлеген саклауда иң кирәкле, иң изге эш сайлавына куанам да, горурланам да.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА, Вагай районы, Юрмы авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836