Материалы

Язмышыма рәхмәтлемен

последние и лучшие новости искусства в мире

12-3Язгы кояш көннән-көн ныграк җылыта башлады. Бар җиһан әкренләп матур төсләргә күмелә сыман.

Ә кешенең эчке дөньясын, эчке матурлыгын бер күрүдә аңлап булмый шул. Шушы арада “Дуслык” халык хорына йөрүче өченче ханым яныма килде. Аларның һәрберсе белән әңгәмә корганнан соң, үземне яңа бер бик кызыклы китап укыгандай хис итәм. Алар өчесе дә “мин татармын” дип торалар һәм милләтләре белән горур, татар халкы өчен җан атучы ханымнар. Замана хатын-кызлары һәрьяклап талантлы, белемле, акыллы, баскан эзләреннән утлар очканын күреп, аларга карап без дә горурланабыз.

Мөнирә Фәхретдин кызы Җамалетдинова чыгышы белән Аромаш районы, Көсәйкүл авылында алты балалы гаиләдә бишенче булып дөньяга килә. Сигезенче сыйныфтан соң, Мөнирә ханым Ялутор шәһәренең медицина училищесына укырга кереп, аны 1984 елда тәмамлый. Яркәү үзәгендә район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә эшли башлый. 1987 елда Төмән фанера комбинатының сәламәтлекне саклау пунктында, аннан 1998 елда район үзәгендәге хәрби комиссариатта хәрби табиблар комиссиясендә эшли, 2010 елда аны өлкә хәрби комиссариатына эшкә чакыралар һәм бүгенге көнгә кадәр Мөнирә ханым армый-талмый хәрби табиблар комиссиясендә фельдшер-сәркатиб булып намуслы хезмәтен алып бара. Ул: “Эшем бик катлаулы булса да, үз эшемне белеп, яратып башкарам һәм һәрвакыт белемне ныгыту өстендә эшлим. Замана яңара, алга таба атлый, шулай ук медицина да. Шуның өчен һәрбер яңалыкны үзләштереп бару, белемне үстерү сорала.

Мөнирә ханым, “Язмышыма рәхмәтлемен”, дип, мәкаләнең исемен дә уйлап килгән. Ни өчен сез язмышыгызга рәхмәтле, дип сорагач:

- Аналар бәхете – балаларда, - дип җавап бирде.

- Гаиләдә ике малай үстердек, аларның берсе - Динар, икенчесе Илнур. Хәзер алар үз гаиләләре белән бик тату һәм матур итеп яшиләр. Алты оныгым бар, аларның икесе “Төзүче” милләтләр мәдәният сараена “Бәйрәм” ансамбленә җырларга йөриләр. Шәһәрдә яшәүгә карамастан, улларыбыз белән татар телендә сөйләшеп, шулай ук татар җырларын тыңлап, шигырьләр сөйләп үстердек. Хәзер инде оныкларымны туган телгә өйрәтәм. Иң зур байлыгым – балаларым һәм оныкларым. Аларның эшләре уңып кына торса, мин дә бәхетле булырмын һәм бер дә картаймам. Буш вакытларда чигү белән шөгыльләнәм. Үз күңелеңдәге җылылыкны, әйтә алмаган матурлыкларны ап-ак тукымага төшерү үзе бер могҗиза икән.

Картаймам дигәннән, әле бит минем әнием исән-сау, аңа 83 яшь тула. Ходаема шуның өчен рәхмәтлемен, әниләр яшәгәндә без үзебезне бала кебек хис итәбез. Ул үзе бер аерым бәхет.

Тормыш юлымда авырлыклар булмады түгел, төрлесе булды, әмма бирешмәдем. Аларны җиңеп алга таба атладым. Миндә сабырлык бар, кеше белән бервакытта да ызгыш-талашка кермим, туганнарым, якыннарым йөзенә кызыллык китермәдем, киресенчә, аларга үрнәк булырга тырыштым һәм аңарга ирештем дә.

Мөнирә ханым бала чактан ук җырга-моңга, шигырьләргә гашыйк булып үсә. Бала чакта Казаннан туганнары бүләк иткән татар пластинкаларын тыңлап үсте. Бөек артистларның репертуарларын яттан белә иде. Мәктәптә укыганда да, нинди генә чаралар булмасын, ул актив катнаша иде.

Эшендә Мөнирә Фәхретдин кызын тырыш, кешелекле булганы өчен яраталар һәм хөрмәтлиләр. Намуслы хезмәте өчен ул бик күп бүләкләр белән тәбрикләнә. Губернаторның Рәхмәт хатына, вице-губернаторның һәм Төмән өлкәсе Думасының Мактау грамоталарына лаек була.

- “Дуслык” татар халык хорының 25 еллыгына мин килгәндә 6 ай гына калган иде. Мине бик җылы каршы алдылар, син безгә фәрештә кебек, күктән төшкәндәй булдың, диделәр. Шул көннән башлап, миңа концертларны алып баручы ролен ышанып тапшырдылар. Бер мизгелдә күпме еллар хыялланып йөргән хыялларым чынга ашты. Шул арада юбилей да килеп җитте һәм аны бик матур уздырып җибәрдек.

“Дуслык” хорының җитәкчеләре Әсмабикә һәм Әбделхәким Мирхәйдәровлар турында туктаусыз сөйләргә була. Аларда, әйтерсең, энергия чыганагы. Һәммәбезгә аларның күңел җылылыклары аша илһам, көч, дәрт бирүләре хорны берләштереп, яшәтеп килә дә. Концерттан соң һәрвакыт Әбделхәким абый сәхнәгә чыгып: “Балаларыгызны концертларга йөртегез, татар җырлар һәм шигырьләрне ишетеп үссеннәр, татарлыгыбызны бетермик”, - дип, үгет-нәсихәтләрен биреп тора.

- Мөнирә ханым, ничек уйлыйсыз, “Дуслык” хоры 30 еллыгын уздыргач, яшәп калырмы?

- Әлбәттә, мин аның яшәячәгенә ышанам. Җитәкчеләребез исән-сау, сәламәт булып торсалар, иманым камил, яшәячәкбез һәм алар безне бервакытта да ташламаячаклар. Без үзебез дә, балалар кебек, алардан башка яши алмабыз төсле. Нинди генә чаралар булмасын, алар һәрвакыт психологлар кебек дөрес, урынлы сүз табып, безне кайгыртып, кирәкле якка киңәш бирәләр.

- Рәхмәт, Мөнирә ханым. Сезне тыңлыйсы да тыңлыйсы килеп тора. Сезгә зур уңышлар теләп калабыз.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума