#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 1 2 3 4

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Үтеләсе юллар үтелмәгән”

последние и лучшие новости искусства в мире

47-5Өлкәбездә иҗади, актив кешеләр күп. Әледән әле яңа китаплар бастырыла. Соңгы елларда дисклар яздыру да еш күзәтелә. Алар арасында төрле дәрәҗәдәгеләре бар, әлбәттә. Ләкин сүз ул турыда түгел. Быел өр-яңа тупланма - 2 диск чыгарган якташыбыз - филология фәннәре кандидаты, фольклор белгече Луиза Сөрмәтова иҗатын, себер фольклорын яратучыларны 19 ноябрьдә Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгенә күркәм бәйрәмгә: тәкъдим итү кичәсенә җыя. Галимә булу белән бергә җырчы да Луиза Рәис кызы. Бала вакытыннан сәхнәдә инде ул! Зур, күркәм «Себер татарларының йырлары, пәйет-мөнәчәтләре» җыентыгының редакторы-җыючысы булуы да билгеле. Җыентыкта 20 гасырның ахырында себер татарларыннан яздырып алган борынгы җырлар белән диск та бар иде.

Луиза Сөрмәтовадан халкыбызны сөендергән дисклар тупланмасы турында җентекләбрәк сөйләвен сорадык.

- Дискның исеме: «Үтеләсе юллар үтелмәгән» дип атала. Мондый исем бирүнең үз сәбәпләре бар. Минем репертуардагы Булат Сөләйманов сүзләрен, Әмир Хәлидов көен язган шул исемдәге җыр да кертелгән анда. Җырның сүзләре дә, музыкасы да бик ошый, мәгънәле, фәлсәфи, бүгенге халәтемә туры килә дип фикер йөртәм. Чынлап та эшлисе эшләрем, проектларым бик күп әле.

Бу альбом 2 дисктан тора. Беренчесе себер татарларының фольклор җырларына багышланган. Монда 23 үрнәк керде, аларның бишесе беренче дисктан алынган. Унөче – яңалар (берсе акапель башкарыла). Дүртесе – элекке фольклор җырларының аранжировкалары (коллективлар өчен бик кирәкле алар). Араларында төрле жанрлар урын алды: озын, лирик озын, кыска һәм дастан көйләре, бәет-мөнәҗәтләр, такмаклар бар. Икенче диск эстрада җырларыннан тора. 23 җырның 12се яңалар, 11е беренче дисктагылар. Чөнки сораучылар күп булды. 1000 данә тиз арада таралып бетте.

Дискларга Булат Сөләйманов, Хәсән Туфан, Фәйрүзә Мөслимова, Нәҗип Мадьяров, Гөлфизәр Абдрахманова, Галия Абайдуллина, Әлмөхәммәт Хәбибуллин, Хәлил Вагайлы, Фәрит Ермышев, Римма Арсухина, Сәгыйт Сагитов сүзләренә Рөстәм Русин, Әмир Хәлидов язган җырлар кертелде. Мин, гомумән, җирле шагыйрь, композиторлар иҗатына күбрәк игътибар бирәм. Кеше җырлаган, тапталган әсәрләр белән эшләмим. Максатым – җирле авторларны пропагандалау, аларны таныту.

Луиза Рәис кызы 2006 елда Төмән өлкәсе мәдәнияте тарихында беренче тапкыр чыгарган «Туган ягым - моңлы Себер ягым» СД дискы турында сөйли. Бу дискка автор-башкаручы туплаган һәм эшкәрткән себер татар фольклор һәм Төмән авторларының җырлары кергән иде.

- Диск чыгару җиңел эш түгел, нинди авырлыклар белән очраштың?

- Дөресен әйткәндә, диск чыгару авыр түгел. Иң әһәмиятлесе: җырларың булсын да, теләк кирәк. Хәзерге көндә инде диск та чыгармыйлар. Флешкага гына яздыралар. Төп авырлык – акча мәсьәләсе. Монда эшемнең мөһимлеген аңлаучылар табылды. Финанс ярдәм күрсәткән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчесе Владислав Черновка, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Ләйсән Хөрмәтуллинага зур рәхмәтемне җиткерәсе килә. Алар дискның әһәмиятен, кирәклеген аңлап, хуплап каршы алдылар. Алай гына да түгел, диск март аенда ук чыккан иде. Аны аларның рөхсәте белән «Таң йолдызы» балалар, «Халык сәнгате» зурлар сәнгать бәйгеләрендә җиңеп чыккан лауреатларга бүләк иттек. Анда кертелгән себер татарлары фольклорыннан алынган җырларның аранжировкалары өчен дә бик сөенделәр. Бу инде миннән бүләк булды. Өйрәнсеннәр, җырласыннар, халкыбыз рухи байлыгын еракларга таратсыннар.

Фольклор җырлары белән диск чыгару хыялым тормышка ашты. Әле өлкәбезнең сәләтле композиторы, аранжировка, музыка остасы Әмир абый Хәлидов тырышлыгы белән җырларны яздыру да үзебездә генә башкарылды. Бу эшләр 5-6 ел дәвам итте. Әзер проект Казанга җибәрелде. Анда дискның дизайнын килешеп, бергә туплап яздырып, күпләп тираж белән чыгардылар. Минем тәкъдимнәр, Әмир абыйның осталыгы нәтиҗәсе тамашачыбызга тәкъдир ителде. Әмир Хәлидов - тырыш, музыканың нечкәлеген тоючы чын иҗат кешесе. Матур шигьри әсәрләр белән эшләргә бик ярата.

Теләүчеләрне матур бәйрәмгә көтеп калабыз. Халкыбыз өлкәбез талантлары моңнары белән танышсын, соклансын, горурлансын. Тамашада иң шәп фольклор коллективлары, иң яхшы җырчылар катнашачак.

Луиза Рәис кызы зур эш башкарган. Аның 2006 елда чыккан җырлары да кулдан-кулга йөртелеп җырлатыла иде. Быел дөнья күргәне дә яратылып кабул ителгәндер. Якташларының күңеленә хуш килгән, аларга таныш сүзләр, атамалар белән, авыллар турында иҗат ителгән әсәрләр җылы каршы алынды. Һөнәри осталык белән сугарылган бу сәнгать әсәрләре халык мәхәббәтен яуларга лаек. Чөнки алар халыкның күңел кичерешләрен тасвирлыйлар, аның талантлары тарафыннан булдырылган. Монда горурланырлык мизгелләр кичерергә дә урын бар.

Үзәктәге бәйрәмдә үзләре белән якыннанрак танышырбыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836