Материалы

Юбилей уңаеннан

последние и лучшие новости искусства в мире

35-3Гөлшат Зиннәт кызы Касыймова 1964 елның 3 сентябрендә Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылында туа. Аның бала чагы матур, бай табигатьле халык телендә “Саз” дип йөртелә торган авылда үтә. Мәктәпне тәмамлагач, Тубыл педучилищесында, аннары Тубыл пединститутында белгечлек ала. Юллама белән Төмәннең 28 нче мәктәбенә эшкә килә. Анда 10 ел балаларга белем бирә Ул арада читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. «Регион-Төмән» телекомпаниясендә татар милли тапшыруында эшләгәннән соң, мәктәп җитәкчесе итеп билгеләнә. Төмәнебезнең 52 мәктәбендә сигез ел дәвамында милли рух булдырыр өчен бар күңеле белән эшен алып бара.

Мәктәп белемле мөгаллимнәр белән уңышлы нәтиҗәләргә ирешеп тиз арада үзен таныта. Шул елларда Гөлшат Зиннәт кызы Төмәндә «Татар милли мәдәният үзәге»н җитәкләргә чакырыла. Бүгенге көндә дә ул үзешчән мәдәният юлында актив катнаша, читтән торып Төмән дәүләт университы магистатурасында белем ала. 
Тынгысыз йөрәге белән тормыш юлында яңа ачышларга ирешә. 36 ел эш стажы бар.

Гөлшатның балалары өчен дә күңеле шат: ике улы инде зур тормыш юлына аяк басканнар, кызы әле мәктәптә белем нурын гизә. 

Тиздән Гөлшат Касыймованың матур юбилее, аны шул уңайдан котлап, исәнлек-саулык, шатлык-бәхет телисе килә.

Рузилә ИСМӘГЫЙЛОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума