#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җырлап яшисе килә

последние и лучшие новости искусства в мире

Мәфрүзә Кашшафетдин кызы Мортазина тумышы белән Төмән районы, Талмы авылыннан. Ул тугыз балалы гаиләдә өченче бала булып дөньяга аваз сала. Әтисе Бөек Ватан сугышы ветераны, күп еллар совхозда комбайнчы булып эшли, әнисе төне-көне фермада була. Балалар бу гаиләдә кече вакытларыннан эшкә, бер-берләренә ярдәм итәргә өйрәнеп үсәләр. Мәфрүзә башлангыч сыйныфларны туган авылында, аннары Ямбай мәктәбен тәмамлап, Тубыл авыл хуҗалыгы техникумында бухгалтерлыкка укып чыга. Балачак елларын искә алып: “Гаиләдә күп бала булсак та, муллыкта яшәдек. Әтием пойма да басты, тимерче дә булды, әнием шәл бәйли иде. Йорт хуҗалыгында бөтенебез әти-әниебезгә ярдәмләшеп үстек. Алар күп мал асрадылар, бакча утырттылар. Балачак елларны сагынып искә алырга гына калды. Күп еллар инде Тубылда яшәсәм дә, туган авылыма, туганнарыма кайтып йөрим”, - дип әңгәмәбезне башлады.

Мәфрүзә Кашшафетдин кызы Тубыл нефтехимкомбинатында куркынычсызлык техникасы буенча инженер, аннары район халык мәгарифе бүлегендә бухгалтер, илебездәге үзгәрешләр булган елларны сатучы булып та эшли. Кече вакытыннан татар телен, җыр-моңнарын яраткан Мәфрүзә Тубыл шәһәрендә 1992 нче елларны татар үзәге артистлары белән концертларда катнаша. Ул елларны Назалия Газиева оештырган “Чишмә моңнары” ансамблендә җырлый. 2010 нчы елдан Мәфрүзә себер-татар мәдәният үзәге каршында оештырылган “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбленең җырчысы. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле әгъзасы, көйләр иҗат итүче, шигырьләр язучы Сөнгатулла Бекенин Мәфрүзә ханым турында болай язган:

“...Матур тавышың йөрәкләргә үтеп,
Тибрәндерә күңел кылларын.
Куандыра синең башкаруда
Халкыбызның милли моңнары...”

Татар җырларын яраткан Мәфрүзә ханым: ”Себер татар мәдәният үзәге элек-электән иҗат кешеләрен үз канаты астына җыйган үзәк булып саналды. Баянчы Шамил Айдановны (мәрхүм), җырчы Әлфия Айданованы (мәрхүмә) сагынып искә алам. Тубыл тамашачылары матур тавышлы Октябрист Мәҗитовны яхшы хәтерлиләр булыр. Ул хәзер дин юлына баскан хәзрәт. Себер һәрвакыт талантларга бай булган. “Яшьлеккә сәяхәт” ансамблендә җырлаган чорымда төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуладык. Өлкә күләмендә узган милли-мәдәни чараларда катнаштык. Бөтендөнья татар Конгрессы үткәргән “Әниемнең җылы кочагы” конкурсында катнашып, Конгрессының Рәхмәт хатына лаек булып кайттым. Төрле дәрәҗәле Мактау грамоталары белән безнең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле бүләкләнде. Ихлас күңелемнән татар мәдәниятенә бөтен күңелләрен биреп эшләгән үзәк директоры Гөлсинә Ташкеевага, җитәкчебез Роза апа Яхинага, артистларыбызга, тамашачыларыбызга рәхмәтләремне юллыйм. Киләчәктә дә кайгы–хәсрәтләргә, сынауларга бирешмичә, җырлап яшәргә язсын”, - ди.

Мәфрүзә Кашшафетдин кызы шәхси тормышында очраган сынауларга бирешми. 1973 нче елны Тубылда тормышка чыга. Кызганыч, кече улына 11 ай булганда, тормыш иптәше вафат була. Авырлыклар җитәрлек булса да, кулында өч бала белән калган Мәфрүзә Кашшафетдин кызына хатын-кыз бәхете насыйп була. Икенче тормыш иптәше Илнур белән алар 32 ел инде гомер итәләр, йорт төзиләр, балаларны аякка бастыралар. Мәфрүзә ханым беренче иренең әти-әнисен дә хөрмәтләп, соңгы көннәренә кадәр хәлләрен белеп, аларга ярдәм итеп яши. Икенче кайнанасына да бик игътибарлы була, кадерләп тәрбияли, хөрмәт белән соңгы юлга озаталар, Коръән ашларын үткәрәләр.

Мәфрүзә Кашшафетдин кызы лаеклы ялда булса да, бакча утыртып, йорт алларында гөлләр үрчетеп, күршеләренә игелекле булып гомер кичерә. Бәйрәм көннәрендә аларның гаиләсе шатланып балаларын, онык-оныкчыкларын каршылыйлар. Бу очрашуларда татар телендә халкыбызның яраткан җырлары яңгырый.

2020 нче елда концертлар, репетицияләр сирәк булса да, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле әгъзалары һәм җитәкчеләре Роза Яхина кешеләрнең шатлыклы вакыйгалары, яңалыклары, күренекле шәхесләр белән таныштырып торган өлкә газетабыз “Яңарыш”ка рәхмәтләрен белдерделәр. “Яңарыш” кешеләргә аралашырга, шатлык-кайгылары белән уртаклашып яшәргә мөмкинлек биргән, көтеп алган газетага әверелде”, - дип сөйләделәр җырчылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836