Материалы

“Авылыма кайтам әле”...

последние и лучшие новости искусства в мире

11-12Кеше гомерендә онытылмаслык мизгелләр бик күп була, шуларның берсе – мәктәп еллары хатирәләре. Мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр кеше күңеленә нәкъ менә мәктәп елларында салына. Беренче кыңгырау тавышы, беренче укытучы, беренче дәрес, һәм, ниһаять, беренче мәхәббәт...

 Тубыл районы, Күкрәнде сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучыларның “Авылыма кайтам әле” дип аталган очрашу кичәсе Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә оештырылачак, дигән хәбәр таралуга ук, сабакташлары белән күрешү теләге булган һәркем, урыннар чикле күләмдә булу сәбәпле, алдан ук билет алып кую ягын карадылар. Һәм игълан ителгән “Уңган хуҗабикә”, “Кул остасы” конкурсларына әзерләнделәр.

Билгеләнгән вакыт җитүгә, өлкәнең төрле почмакларыннан җыелышып килгән кичәге укучылар мәдәният үзәгенә, әйтерсең, сумкаларын тотып дәрескә ашыктылар. Аларны биредә ачык йөз, киң колач җәеп чараның төп оештыручылары – гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсе буенча Баш идарәсе начальнигы киңәшчесе Әкрам Ибраһимов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов, ветеран укытучы Күчүм Гайсин, өлкәдә танылган оста гармунчылар - Зиннур Байнашев һәм Әүхәт Ибраһимов каршыладылар.11-11 Кунаклар урнашып өлгергәч,  экраннан авыл күренешләре белән тулыландырылган видеоролик күрсәтелеп, ветеран укытучы, “Сазлар, күлләр әсире” китабы авторы Шакирҗан Ибраһимов сүзләренә, Зиннур Байнашев көенә язылган “Күкрәнде гимны” яңгырады. Чараны Әкрам Галимҗан улы белән Күчүм Нәҗип улы җылы сәламләү, хәлләр белешү белән башлап җибәрделәр. Аларның дусларча көр тавышлары мәдәният үзәген яңгыратып, кунакларның күңел капчыкларын чишәргә ярдәм итте - мәктәп елларын берәм-берәм искә төшерү башланды. Әле кайчан гына алар “Саубуллашу вальсы”н җырлап, мәктәптән таралышкан иделәр. Инде бераз олыгая төшеп, тормыш йөген тарткан, уй-фикергә бай, акыл туплаган затлар бүген. Билгеле булганча, элек-электән Күкрәнде мәктәбендә тирән белемле, зыялы укытучылар белем бирделәр. Шуңа да укучыларның күбесе югары уку йортларын тәмамлап, эш урыннарында мактаулы белгечләр булып җитешеп, дәрәҗәле исемнәр яуладылар. Ләчек авылы укучылары исеменнән Тимергали Сәлим улы белән Күкрәнде укучылары исеменнән Күчүм Нәҗип улы сүз алдылар. Аларга кушылып төрле еллардагы чыгарылыш укучылары, күренекле шәхесләр - Россиянең атказанган укытучысы Ишмөхәммәт Гайсин, Ханты-Мансийск шәһәрендә округ Думасы рәисе киңәшчесе Илшат Ниязов, Рәхимҗан Мирхәсәнов һ.б. үзләренең балачак хатирәләре белән бүлештеләр, укытучыларын олы хөрмәт белән искә алдылар. Чараны алып баручылар ветеран укытучылар - мәрхүм Риза Вәлитов белән Шакирҗан Ибраһимовның туган Күкрәнде авылына багышлап язган шигырьләрен укып ишеттерделәр. Фәрит Ермышевның шигырьләрендә  дә авылга, халкына мәхәббәт, моң һәм сагыш бөркелде. Бәйрәм ике авылның җыр-моңга гашыйк булган талант ияләре - Җәмилә һәм Тимергали Мирасовлар, Рәйсә һәм Гали Ибраһимовлар, Маннура Назырова, Зиннур Байнашев, Әүхәт Ибраһимов, Күчүм Гайсин башкарган матур җырлар белән үрелеп барып, күңелнең иң нечкә кылларын тибрәтте. Сабакташларны котлап үзәк җырчысы Фәгыйль Кәримов “Ишмәтем” дигән үзенең җырын башкарганнан соң, Ләчек авылы гимны да булырга тиеш, дигән тәкъдим кертелде.  Шул чак Ләчек авылының горурлыгы булган – җирле шагыйрәбез Фәхриҗамал Утяшева авылына мәдхия җырлап язган шигырьләрен укыды. 11-10Очрашуның кульминацион өлеше – фойеда кул эшләре, тәмле ризыклардан оештырылган күргәзмәнең нәтиҗәсен игълан итү булды. Бу мизгелне бигрәк тә оста һөнәр ияләре, уңган хуҗабикәләр һәм аларның җанатарлары дулкынланып көттеләр. Күргәзмә турында алдан ук билгеле булганга күрә, катнашучылар саны күп булды. Алар аш-суның төрлесен, сәйлән һәм төсле җепләрдән мәчетләр, догалыклар, күлләрдә йөзүче аккошлар, болыннардагы аллы-гөлле чәчкәләрне  төшереп чиккән ифрат матур картиналар тәкъдим иткәннәр иде, аларга карап һәркем сокланды. Кунаклар арасыннан сайланган жюри әгъзаларына җиңүчеләрне билгелисе, әлбәттә, җиңел булмады. 1 урын - төрле сәнгать юнәлешендә үзен сынаган кул остасы-хуҗабикә Фәридә Аширова, 2 урын – күз явын алырлык картиналар иясе Әнүзә Алеева, 3 урын – шулай ук остабикә Асия Гайсинага бирелде. Аш-сулар номинациясе буенча 1 урынны - Фәйрүзә Нигманова, 2 урынны - Бибинур Корманова, 3 урынны - Гөлнур Әнвәрова яуладылар. Аларга дипломнар, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Шулай ук оештыручылар чарага килгән иң өлкән кеше, озак еллар ике авыл халкының сәламәтлеген кайгыртып фидакарь хезмәт күрсәткән фельдшер Хәлилә Ибраһимовага рәхмәт сүзләре белән махсус бүләк бирделәр. Аннары сабакташлар җырлап-биеп, балачак хатирәләре белән бүлешеп, үзара аралашып күңел ачтылар. 11-13Чәчләргә чал керсә дә, үзләрен яшь егет-кызлар кебек, берничә елга яшәргәндәй хис иттеләр. Чыннан да, “Бер очрашу – үзе бер гомер” дип юкка гына әйтмиләр. Бу очрашу һәркемнең күңелендә бәйрәм, ә фотосурәтләр сагынганда алып карар өчен үзе бер истәлек булып калды.

P.S. Оештыручылар әйтүенчә, киләчәктә алар Күкрәнде мәктәбен тәмамлап читкә китеп яшәүче авылдашларның балаларын җыеп, аларны үзара таныштырып, туган туфракларын, нәсел җепләрен онытмасыннар, авыл тарихын, күренекле шәхесләрен белсеннәр, аралашып яшәсеннәр дигән максат белән очрашу кичәсе уздырырга планлаштыралар.

Рәүфә КАНГАЗИНА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума