Материалы

Бәхетле ана

последние и лучшие новости искусства в мире

27-18Тубыл районы үзәгеннән 50 чакрым ераклыкта, Иртеш елгасы ярында урнашкан Шаңшы авылы бар. Авылда төрле һөнәр ияләре булып эшләп, күп балалар үстергән мөхтәрәм якташларыбыз яшиләр. Тормыш юлларын үткәндә зур сынаулар кичереп, авырлыкларга бирешмичә, сабырлык белән язмышны кабул итеп авыл тарихына өлеш керткән кешеләребез дә юк түгел.

Шул авылда сыңар канат белән тормыш итеп, эш сөючән, кешелекле балалар тәрбияләп үстергән Рәкия Әлмөхәммәт кызы Әюпова яши.

Рәкия җиңги 1935 елда Вагай районы, Тубысы авылында 1935 елда Алимовлар гаиләсендә дүртенче кыз булып дөнья күрә. Әти-әнисе авылның күренекле кешеләре - әтисе мулла вазифасын үти. Кызганычка каршы, әнисе 48 яшендә генә авырып дөнья куя. Шулай биш бала әти тәрбиясендә алты ел яши. Балачагы сугыш, сугыштан соңгы елларга туры килә.

Апалары укуда, энесе кечкенә, өй һәм хуҗалык эшләрендә әтисенең төп ярдәмчесе була. Шуңа күрә мәктәп сукмагын да күп таптарга туры килми, укуы 4 сыйныф белән тәмамлана. 13 яшеннән төрле колхоз эшләрендә эшли, агач, печән әзерләүдә катнаша. Буй җиткән, чибәр кызны Шаңшы авылы егете Сабир абый белән туганнары таныштыралар. Аралашып йөргәч, озакка сузмыйча туй ясап, ишле Әюповлар гаиләсенә килен булып төшә. Каенана-каената белән бер гаилә булып 5 ел яшиләр. Бер-бер артлы дүрт балалары туа. Җитез килен колхоз эшләренә дә, гаиләдә дә өлгерергә тырыша. Тормышлары җайлана бара, үз йортларын җиткерәләр. Тормыш иптәше Сабир абый - алдынгы механизатор, районда беренчелекне алып килгән өчен 1963 елда авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә путевка белән бүләкләнгәч, Рәкия җиңгине дә бергә алып, Мәскәүне күреп кайту бәхетенә ирешәләр. Гаилә, колхоз эшләрендә һәр башкарган эшен җиренә җиткереп, җаваплылык белән эшли. Көтмәгәндә барлык ниятләрен чәлпәрәмә китереп, иптәше Сабир абый эш урынында каты җәрәхәтләнә һәм аны үлем тырнагыннан коткара алмыйлар. Рәкия җиңги ихтыяр көчен җыеп, балалары кешедән ким булмасыннар дип, күп итеп мал-туар асрый, кош-кортлар, яшелчә үстерә, бәрәңге утырта. Фермага сыер савучы булып эшкә урнаша. Көне-төне эшләсә эшли, ләкин балаларына җил-давыл тидерми тәрбияли.

30 ел гомерен сыер саву хезмәтенә биреп, намус белән башкарган хезмәте өчен ел саен грамоталар, акчалата премияләр белән бүләкләнә, рәсеме Мактау тактасыннан төшми. 1981 елда Лаеклы ялга “Хезмәт ветераны”, “I класстагы терлекчелек мастеры” исеме белән чыга. Тубыл районы юбилее уңаеннан чыккан җыентыкта аның хезмәтенә лаеклы бәя бирелде.

Бүгенге көндә аның ике кызы югары белемле укытучылар, олы улы - инженер, кече улы - югары категорияле машина йөртүче. Балалары гаиләле. Әниләренең хәлләрен белешеп, булышалар. Рәкия җиңги аш-суга оста, тәмле ризыкларын әзерләп, бала-оныкларын каршы ала, бәхет-игелек теләп озатып кала.

Ул олы яшенә карамастан, сыер асрый, сарыклар тота, бәрәңге утырта, яшелчәләр үстерә. Ел саен авыл хакимияте үткәргән конкурсларда үз йортларын үрнәк итеп күрсәтүчеләр арасында грамоталар белән бүләкләнә. “Яңарыш” газетасын кызыксынып укый. Дини бәйрәмнәрне зурлап үткәрә, үзе дә намаз укырга өйрәнә.

Бәхетле әни, сөекле әби – Рәкия җиңгигә бала-оныкларының игелеген күреп, исәнлектә-саулыкта озын гомер кичерергә язсын.

Шәрифә АЛЕЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума