#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бакчаны кышка әзерләү

последние и лучшие новости искусства в мире

Агачтан һәм җирдән барлык зарарланган, авыру һәм кипкән җимешләрне җыеп алалар. Аларның бер өлешен эшкәртәләр, ә калганнарын 30 см дан да сай булмаган чокырга күмәләр. Туфрак туңарга бер ай кала барлык җимеш агачлары да утыртылган булырга тиеш. Яфрак коела башлау белән кызыл һәм ак карлыганның бер еллык үсентеләрен, ә бераз соңрак кара карлыганныкын утырталар, чөнки беренчеләренә караганда кара карлыганның өлгерүе озаккарак сузыла. Терәткечләрне жыеп алалар. Көз коры килгәндә, суны туктатыр алдыннан һәм уңыш югары булганда, аларга су сибәләр.

Яфрак коелганнан алып чагыштырмача тынлык башланганчыга кадәрге чор. Бу чорда алмагач, карлыган утырталар. Яз көне утыртырга дигән утыртмалыкларны кышка яхшылап күмеп куялар.

Яфрак коелганнан соң кышка су сибеп калдыралар. Туфрак үзенең механик составы буенча никадәр жиңел булса, мондый сибү шулкадәр әһәмиятлерәк.

Штамб һәм скелет ботаклардагы кабыкны чистарталар, барлык корыган өлешләрен җыеп алалар һәм яндыралар. Җәрәхәтләрне, черек куышларын һәм ярыкларны дәвалыйлар, штамбларны известь белән агарталар. Агулы алдавычлар куеп чыгалар. Кирәгеннән артык юеш бакчаларда канауларны чистарталар, корыту каналларын ремонтлыйлар.

Текә битләүләрдәге бакчаларда туфракны саклау чаралары уздыралар. Кар суларын тотып калу өчен, сөзәклеккә валлар ясап чыгалар. Кирәк очракта, казыганда, органик ашламалар кертәләр.

Тамыр системасын мүлчәләп җылыталар, яшь агачларны - штамб һәм скелет ботакларын - урап бәйлиләр. Даими кар катламы төшүгә яңадан ялгау өчен чыбыкчалар хәзерлиләр. Сынмасын өчен карлыган куакларын бәйлиләр.

(«Игелек» сайтыннан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836