Материалы

Булдырдыгыз, афәрин!

последние и лучшие новости искусства в мире

39-6Шыкча авылында грек-рим көрәше буенча Iнче ачык турнир үтте. “Турнирның традицион булачагына малайлар да, тренерлары Т.А.Чарашвили да бик куандылар”, - диде спорт буенча методист Т.Т.Усманов. Һава торышы начар булуга карамастан, төрле авырлык категорияләрендә көч сынашкан көрәшчеләрне карарга гаиләләре белән килүчеләр дә бар иде. Тырышлык бушка китмәде, иң-иңнәр авыл хакимияте кубогына ия булдылар: Даниил Юсупов (8 яшь), Илшат Хәйруллин (12 яшь), Румил Нигъмәтуллин, Шамил Шакиров (13 яшь). Башкаларга медаль һәм грамоталар тапшырылды. Тамашачылар авылда шундый ярыш үтүенә һәм батырлар үсүенә бик шатландылар. Тренерга сабырлык һәм уңышлар теләделәр.

Тагын да Явызбы авылында “Алтын көз” фестиваленә багышланган футбол ярышы үтте. Призлы беренче урынны Индрәй, икенчене – Шыкча, өченчене Явызбы балалары алдылар. Булдырдыгыз, афәрин!

Р.Т.ЮСУПОВА. (Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума