Материалы

Чия нигә чияләнми

последние и лучшие новости искусства в мире

Чиягез яз саен ап-ак чәчәк ата, ә җимешләре булмыймы? Моның сәбәпләре бар?

Чиянең шау чәчәк атып та, җимешләнмәвенең сәбәпләре күптөрле. Менә иң киң таралганы.

Чиянең күпчелеге үз-үзен серкәләндерә алмый. Чәчәк серкәләнмәгәч, җимшәннәр хасил булмый: чәчәкләр коела. Мондый чия янына нәкъ шушы сортны серкәләндерә ала торган сорт утыртырга кирәк. Безнең якта күп таралган чия сортларын һәм аларны серкәләндерүче сортлар: “Незябкая” сортын “Маяк”, Владимирская”, “Ранняя сладкая” серкәләндерә. “Захаровская” һәм аны серкәләндерүче сортлар: “Маяк”, “Нижнекамская”, “Ранняя сладкая” һәм аны серкәләндерүче сортлар: “Маяк”, “Незябкая”, “Гриот победа”.

Әгәр бакчагыздагы чиянең сортын белмисез икән, төрлесен утыртып карагыз. Серкәләндерүче сорт очраклы рәвештә туры килүе һәм чиягез җимеш бирә башлавы ихтимал. Хәзерге көндә үзлегеннән серкәләнеп, чит серкәләндерүче сортлар таләп итми торган чияләр дә бар: “Маяк”, “Щедрая”, “Обильная”, “Стойкая”, “Уральская рубиновая” һ.б. Үзлегеннән серкәләнә торган “Маяк” сорты бар. Ул түгәрәк куак булып кына үсә торган чия. Шуңа да карамастан, ел саен куагыннан 2-3 чиләк чия җыеп була.

Җимеш бирмәүнең икенче сәбәбе - күпләр дусларының бакчасында сыгылып утырган чия куагын күрә дә, тамырдан чыккан үсентесен казып алып утырта. Әгәр ул чия ялгау юлы белән үрчетелгән икән, ялгаудан өске өлеше генә сортлы чия, ә аскы өлеше, тамырлары һәм, билгеле, тамырдан үсеп чыккан үсентеләр дә кыргый була. Шулай итеп, үзегез дә белмичә кыргый чия алып утыртасыз һәм җимешсез каласыз. Яшел ботакны тамырландырып үстергән чиянең генә тамырдан чыккан үсентеләре сортын югалтмый. Аларны алып утыртырга мөмкин.

(“Бердәмлек”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума