#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 29 30 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Йөрәктән йөрәккә

последние и лучшие новости искусства в мире

Якты дөньяны калдырып, мәңгелеккә киткән бердәнбер кодагыем, укучым Мөхлисә Бәшировага менә инде 40 көн дә тулды. Яшисе дә яшисе иде бит әле. Май аенда гына 57 яшен балалары, туганнары белән бергә җыелышып үткәргән идек. Анда да хәле яхшыдан түгел иде. Шулай да табын янында уйнап-көлеп утырырга тырышты. Әле дә күз алдымда, кунаклар җыелганчы матур итеп киенде дә: “Менә бу кече улым Ренат һәм киленем Эльзаның бүләге”, - дип муенына алтын чылбыр такты.

Олы апасы Роза, туганнары, балалары, киленнәре бер минутка да үзен калдырмадылар. Күрше авылда яшәүче Нөхибҗамал апасы көн саен килеп уколлар, капельницалар ясап торды.

Дүрт егет арасында үскән ялгыз кызлары Сәхирә, оныгыбыз Айдар Ханты-Мансийск шәһәреннән еш килеп йөрделәр. Җәйге каникулларны да авылда үткәрделәр.

Сәхирәм турында аерым әйтәсем килә. Ул – минем киленем, дөресен әйткәндә, күптән инде кызым. Улым Ренат белән ике генә ел яшәделәр. Әтисе дөньядан киткәндә, Айдарыбызга 1 яшь 8 ай гына иде.

Сәхирә хәзер Ханты-Мансийск шәһәренең 5нче мәктәбендә укыта, оныгым 11нче класста укый.

Ел артыннан еллар үтә, ләкин йөрәк ярасы гына мәңгелек... Балаларымны гына көтеп яшим. Алар килсәләр генә яңадан яши башлыйм. Акыллы, тәрбияле, тугрылыклы кызлары өчен кода-кодагыйларыма мин һәрвакыт рәхмәтле.

Мөхлисә кодагыем үзе дә шундый иде бит. Елмаеп-көлеп сөйләшер, кешегә бервакытта да авыр сүз әйтмәс иде. Гомере буе Агытбаш башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшләде. Биш баласын үстергән арада институтның физика-математика факультетын читтән торып тәмамлады.

“Сезгә килгән саен яңалыклар алып кайтабыз. Ничек шулай барысына да өлгерәсез?!” – дип сокланып кайталар иде коллегалары. Тормыш иптәше Галитулла белән 1 кыз, 4 егет үстерделәр.

Егетләр дүртесе дә бер-бер артлы армия сафларында хезмәт итеп кайттылар. Ике уллары – Насыйбулла белән Раймонд Чечняда “кайнар ноктада” да булдылар. Ата-анага аларны көтеп алулары да җиңел булмагандыр.

Балалар бер-бер артлы тормыш та корып куйдылар. Һәркайсына никах, туй мәҗлесләре үткәрделәр, өйләр салырга булыштылар. “Оныкларыма үзем исем куштым. Инде менә аларны карый да алмыйм”, - дигән иде ул бигрәкләр өзгәләнеп. Нишлисең, дөнья бит бу. Һәркем үзенә бирелгән гомерне яши.

Яраткан тормыш иптәше, эше, балалары, оныклары белән бәхетле иде ул. Тик үзе өчен генә яшәргә өлгермәде.

Егетләр барысы да Коръән аятьләрен укыйлар, намаз тәртипләрен беләләр. “Үзеннән соң догалар кылучы, динебезгә тугрылыклы балалар калдыручы ата-аналар чын дөньяларында да саваплы”, - диләр.

Кодагыем Мөхлисә Бохар кызының урыны оҗмахта, авыр туфрагы җиңел, караңгы кабере якты булсын!

Галия АБНАЗЫРОВА, Вагай районы, Усак авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836