Материалы

Көзге моң

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы 24нче санда)

Әбиләр чуагы көннәрендә башланган матур тормышка нинди усал җилләр кагылды соң? Булган хәлләргә Данис гына гаеплеме? Ирнең уйлары кабат Санияле елларга килеп уралды. Яшь укытучыны авыл кешеләре бик яраттылар. Үзе тырыш, балаларны бик якын итә, һәрберсенә җылы сүзен таба белә. Өченче сыйныфта укучы сигез балага икенче әни кебек бик якын булып өлгергән Сания дә шул сабыйлар белән ниләр генә оештырмый: әле авылдагы бар әби-сәбине җыеп, концерт куялар, әле йорт саен кереп хәл белешәләр, матур итеп  шигырь сөйлиләр, авыл тарихына караган истәлекләрне сәнгатьле итеп укыйлар. Данисны  күргән һәркем аңа хатынын мактый, авылны да бәхетле иткән өчен  туктаусыз рәхмәт әйтә. Шәп укытучы авыл  кешеләре өчен дә байлык бит ул! Саниянең  уздырган чараларын, үткәргән дәресләрен район җирле телевидениесе дә килеп төшереп китеп, әллә ничә мәртәбә күрсәтүе гаилә өчен дә горурлык иде. Бер-бер артлы  мәхәббәт җимешләре Рәзил белән Ләйлә дә тугач, иң куанган кеше Саҗидә каенана булгандыр.

- Аллама мең рәхмәт, бу нигездә дә оныкларыбызның бәхетле тавышын ишетергә насыйп булды. Йортыбызга бәрәкәт, күңелләребезгә иман бир, Ходаем! - дип,  табынга утырган саен теләк теләде. Килене каенанасын бик җылылык, наз белән карады. Кич җиттеме, көне буе ятып, тоймаска әйләнгән аркаларына массаж ясау, инде йөрми, селкенми торган аякларны әллә нинди шифалы дарулар белән уу, коляскада мунчага илтеп, шифалы үләннәр белән парлау дисеңме - Данис бу хәлләрне күреп шакката иде. Үз әниләрен алар да ул чаклы кадерләмәде ич, ә бу - әллә каян килгән Актаныш кызы, нинди сабырлык, нинди ярату белән аларның әнисен тәрбияли! Ләйлә тугач та, авылга кайтуын сирәкләткән улларын иң көткән кеше дә әнисе булгандыр! Сизгәндер ана йөрәге, алда булачак фаҗигаләрне сизгәндер, тойгандыр…. Әмма… балаларның чыр-чуына күмелгән  йортка каян, кемнең каргышы килеп кергәндер - нигез бер ел эчендә тузды да бетте…

Данис төп гаепнең үзендә булуын соңрак аңлады. Авылда гаиләсен калдырып район үзәгенә эшкә килеп урнашуга, Даниска авыл хуҗалыгы идарәсендә сәркатип булып эшләүче Нина күз атты. Инде ике тапкыр кияүдә булырга өлгергән чая чуваш кызы Данисның башын әйләндерүнең дистәләгән юлларын эзләде, эзләп кенә калмады, тапты да. Данис эшкә килеп керүгә, иртән кофе, чәй кертүләр, чытлыкланып өс–башын каккалап кую дисеңме, галстуклар бүләк итү, аларны Данисның муенына матур итеп, ләззәтләнеп, озаклап бәйләү, эштән соң озаттырып кую, төшке ашка чакыру, көнгә чыккач, әллә ничә тапкыр аның эш бүлмәсенә юк сәбәпне бар итеп керүләр эзсез калмады.

Данис  Нинага ияләште. Тора-бара, авылга кайтып торасы килмичә, аңарда гына кунып кала торган булды. Нина ир-атны иркәләү буенча имтихан тоткан диярсең - ирнең башын оста  әйләндерде. Ир баштарак атнага 1-2 мәртәбә куна калса, соңрак атналар буе Нина белән яшәде. Хатынның  икенче иреннән калган 3 бүлмәле фатирында гашыйклар төннәрне бик баллы уздырдылар. Сания кесә телефонына шалтыраткан чакларда да Данис хатынына җавап бирүне кирәк тапмады. Дөрес, улы Рәзилне сагынгалады ул. Әтисе кайткан чакта муенына сарылып, иңбашыннан төшмәгән малайны сагыну хисе авылга тарткалады, айга берничә тапкыр кайтып, күреп килергә җай тапты. Улының гаиләсе янына болай сирәк кайтуын анасы бик авыр кичерде. Данис кайткан чакта Саҗидә киленен чакырып, киңәшләрен дә биргәләде:

- Кызым, иреңне югалтасың килмәсә, кит син аның белән районга. Сиңа дигән эш табылыр анда да. Йөрәгем сизә: салкынайды ирең сезгә карата, балаларга да салкынайды. Тыңла сүземне, ”Ир бирмәк - җан бирмәк ул”, кызым.

- И әни, эше күп инде Данисның, ул бит безгә акчасын кайтара. Шуңа сирәгрәк кайта булыр.

- Бәхет акчада гына булса икән, балакаем! Әни әйткән иде диярсең, Данисны югалткач, соң булыр. Ишетсен колагың!

Зал якта улы белән әвәрә килгән Данис та әнисенең сүзләрен ишетеп торды. Их, шул чакта Саниясе нишләп аның белән китмәде икән, нишләп әнисенең сүзен тыңламады икән?! Бу хәлләр, фаҗигаләр килеп чыкмаган да булыр иде! Саклый алмады Данис Саниянең мәхәббәтен, юк, кадерен үзе үк җуйды ул! Ир тагын кабер ташын сыйпап алды. Бармак очлары таштагы Сания сурәте буенча бер менде, бер төште… Күз алдына мунчада асылынган хатыны килде. Муенында - кызы Ләйләнең зәңгәр колготкие, кулында - улының футболкасы… Хатынның йөзе бишни төскә кергән, кара озын чәчләре биленә  кадәр тузып таралган. Ничек, кайда хаталандылар соң? Бүген зиратка килүе дә очраклы гына түгел. Бүген Саниянең туган көне. Хатынына 32 яшь тулган булыр иде… Ай-яй авыр икән “иде” дип уйлаулары да. Бу хәсрәтне бүлешер кешеләре  һәммәсе монда - Сания белән янәшә яталар. Килене белән күршедә - әнисе Саҗидә кабере, арырак – әтисенеке. Бер ел дигәндә иң кадерле, иң газиз кешеләрен җир астына тыкты да куйды язмыш дигәннәре! Ә сораулар, күңел газаплый торган рәнҗүләр бихисап! Әмма җавап бирүче генә юк. Ничек җырлыйлар әле: “Җир астыннан, җир астыннан, җир астыннан юллар юк!” Уйлар зират өстеннән болыттай күтәреләләр дә, агалар да агалар.

Фаҗига буласын йөрәге сиздеме, әллә сагынуы көчле булдымы - Данис ул көнне кичен  районнан өйгә кайтып  килергә уйлады. ”Саниягә бик авыр булса да, дөреслекне ачарга кирәктер, вакыты җиткәндер“, - дип күңеленә беркетеп тә куйган иде. Алар Нина белән язылышырга уйлыйлар. Бу хакта инде эштәгеләр белә. Ничектер гаепләмиләр дә сыман. Архивта утыручы Гөлсинә апасы гына: ”Данис, улым, сез нишләгәнегезне аңлыйсызмы, әле балаларыгыз рәтләп аякланмаган, аларны кем үстерешер? Үзегезне балалар күз яше тотмасын инде!”- дип кисәткәли, әмма бу уйлардан Нина аны гел араларга тырыша. ”Мин бит сине балаларыңнан аермыйм, теләсәң, улың белән кызыңны да тәрбиягә алабыз. Минем барыбер балаларым булмаячак бит, Данис!” - дип, ирнең гыйшыктан тузган башын “төзәткәләп” куя. Ул хәбәрне әйтәм дип кайткан кич иде. Данис хәбәрне өйдәгеләргә ишеттерә алмый калды. Машинадан  төшеп, йорт эченә керүгә, сарай ягыннан:

- Әткәй, әткәй, зинһар, тимәгез инде, кагылмагыз, тәнем рәнҗи бит! - дип кычкырган тавышка имәнеп китте. Кулындагы зур пакетын ишек төбенә генә бәрде дә, туп-туры сарайга юнәлде. Сарай ишеге ачык иде. Күргән манзарадан ирнең күзләре тоныкланды: бәйләп куйган сыерлары янында печәндә гайрәтен күрсәтүче атасы, аңа күз яшьләрен түгеп ялваручы, күлмәге  умырылып төшкән хатыны Сания… Әтисенең кулындагы кечкенә балтасы киленнең баш очында ук. Данис башта нишләргә белми бер секунд аптырап торды. Аннары тиз генә килеп атасын хатыны өстеннән сөйрәп атты. Харис исерек иде.

- Нәрсә, малай актыгы, кайттыңмы, сиңа хатының кирәкми бит, үзем өйләнәм аңа, үзем! Әле миндә дәрт синең хатыныңа гына җитәрлек нибуч! Син чуваш хатынын  яратканны көтеп ята алмас бит яп-яшь көе, анаң 8 ел йөрми, ә миңа нишләргә, нишләргә? Өйләнәм, бетте китте!

Данис  исерек атасының сүзләрен әллә ишетте, әллә ишетмәде - хатынын печән өстеннән тартып торгызды. Саниянең изү турлары тырналып, канап чыккан, кулларында да күгәрек эзләр, чәчләре тузган, күзләре елаудан шешенеп беткән иде.

- Данис җаным, минем бер гаебем дә юк, юк! Ишетәсеңме?! - дип үзе такмаклап елый, тынычлана алмый иде.

- Бар өйгә кер, ә синең белән, әти, хәзер разберемся! - дип Данис атасының җилкәсеннән тотып күтәрде. Ата белән улның сарайда сугышканнарын Саҗидә күрмәсә дә, сыер саварга дип чыгып киткән килененең бик озак өйгә кермәвеннән, ”Әнкәй җаным, җылы сөт эчеп җибәр әле” - дип сөт бирмәвеннән үк, йортта нидер булуын чамалаган иде.

Данис әтисен җилтерәтеп сарайдан алып чыгып китте.

Гөлнур АЙЗАТ.

(Дәвамы киләсе санда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума