Материалы

Луиза сеңлем

последние и лучшие новости искусства в мире

2015 елның көз аеның бер көнендә өй телефоным шалтырый, трубкада ят хатын-кыз тавышы ишетелә.

Сезгә Тубыл шәһәреннән Луиза Шәмсетдинова шалтырата. Әмир абый Юскаев сезме? – ди.

Әйе, нәкъ үзе, - дим.

“Яңарыш”та Зәлиловлар токымы дигән язмагызны укып шалтыратам. Менә тагын бер туган табылды, - ди ягымлы тавыш белән.

Без бер-беребезне күрмәсәк тә, кәрәзле телефон аша ара-тирә сөйләшкәләп куябыз, ә әнисе Ленаны ишетә генә белә идем.

Луиза Алимҗан кызы Шәмсетдинова Төмәнгә эш буенча барганыбызда, кайтышлый безгә - Талымханга, бер ханым белән берничә сәгатькә генә керделәр.

Мин Луиза Шәмсетдиновадан үзе турында сөйләвен үтендем.

Ул 1964  елның 18 маенда Вагай районының Күбәк авылында Лена һәм Алимҗан Шәмсетдиновлар гаиләсендә дөньяга килә. Луиза кечкенә чагыннан ук туры сүзле, чая кыз булып үсә, мәктәптә дә бик яхшы укый. Икенче Вагай урта мәктәбен тәмамлагач, бухгалтер һөнәрен сайлап, Тубыл зоотехник-ветеринар техникумына укырга керә. Кулына таныклык алгач,  туган совхозына хисапчы булып эшкә кайта.

Луиза 1988 елда Түбән Тәүде районы, Тарман авылы егете Чәнахетдин белән танышып, аңа кияүгә чыга. Алар Алсу һәм Руслан исемле балалар тәрбияләп үстерәләр,  хәзерге вакытта өч оныклары бар. 

Шул елларда Луиза Төмән  авыл-хуҗалыгы институтын уңышлы  тәмамлый, Ворошилов исемендәге колхозда баш бухгалтер булып эшли. Аннары үз һөнәре буенча төрле оешмаларда хезмәт итә. Бераздан ул Төмән дәүләт дөнья экономикасы, идарә һәм хокук институтына укырга кереп, юристпруденция белгечлеге буенча белем ала.

2005 елда төзелгән Төмән өлкәсендәге “Мирас” төбәк иҗтимагый татар оешмасы советы рәисе дә Луиза Шәмсетдинова. Ул менә тагын нәрсәләр сөйләде: “Бабамның (сүз Зәлилов Әбдрәшит турында бара) барлык балалары да мәктәп директоры булганнар. Авылда, төп нигездә бер әнием – Лена Әбдрәшит кызы гына торып калган. Шул Әбдрәшит бабам үләр алдыннан, миңа ул вакытта җиде яшь иде, кулыма бер бакыр акча салды. “Әлеге акча иске ернеке. Шул йерне табу, торгызу белән шөгыльләнерсең. Бүген олы көн – онытма! Кызың туар, син борынгылыкны өйрәнерсең. Бу акчаны югалтма. Мин инде үләм”, - диде. Кызганыч, ул акчаны югалттым. Аны 26 октябрь көнне җирләгән идек. 26 октябрь көнне кызым туды. Шунда бабамның васыятен искә төшердем. Шулай килеп чыкты: Искерне искә алып, 2004 елның 26 октябрендә беренче мәртәбә Хәтер көне үткәрдек. 2000 елдан башлап кызымның туган, бабамның үлгән көненә туры китереп Хәтем ашы үткәрә идем. 2000 елдан туган авылымдагы яңа урамда йорт сала башладык. 2004 нче елда бу урамга Күчем хан исеме бирелде”.

Хөрмәтле Луиза Алимҗан кызы! Искер җирендә мәчет салына башлаган, дип ишеткәч, ышанасы да килмәде, чөнки бу авыр эштәге көчле ихтыярлы, ярты юлда туктап калмый торган хатын-кыз турында беренче ишетәм һәм ул булдырачак. Чөнки Зәлиловлар токымы тырыш, эшмәкәр кешеләр. Сеңелкәш! Сине Ходай Тәгалә ярдәменнән ташламасын.

Әмир ЮСКАЕВ,
Төмән районы, Талымхан авылы. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума