Материалы

Минем авылым

последние и лучшие новости искусства в мире

27-10Минем Янек авылым бик еракта калды,
Сагындыра матур урманнары.

Бала чагым узды шунда уйнап,
Йөрәккәем яна сезне уйлап.

Әй, авылдагы мәтрүшкәләр
Хәзер инде искә төшәләр.
Җыя идек әнкәй белән бергә
Печән чабып арып кайтканда.

Минем Янек авылым бигрәк матур,
Онытылмый ямьле урамы.

Бала-чагым узды шунда уйнап,

Күңелләрем тула сезне уйлап.

Әй, авылдагы ромашкалар,
Юл буенда үсә алар.

Җыя идек кызлар белән бергә.

Туып-үскән матур авылымда.

Минем Янек авылым онытылмый,
Төшләремә керә һаман да.
Кошлар сайрый матур урманнарда,
Җиләк-җимеш тә бик күп анда.

Әй, авылымның суы тәмле,
Халкы да шундый ягымлы.
Кайтам инде, кайтам язлар җитсә,
Күрешербез Алла насыйп итсә.

                               Мансура ИБӘТУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума