Материалы

Рәхмәт артистларга

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән районы, Чаплык авылында яшәүче апабыз – Факия Мәүлүтованы Укытучылар көне белән котларга бардык. Уйламаганда, 6 октябрьдә, концертка эләктек. Олыларны котларга Төмән районының “Юность” мәдәният һәм ял үзәге артистлары матур концерт программасы белән килгәннәр иде. Халык төркем-төркем медпункт бинасына җыела башлады.

Артистларның костюмнары шулхәтле матур.

Музыка җитәкчесе Илнара Рамазанова көчле, моңлы тавышы белән “Бәхетле булсын балалар” дигән җыр белән концертны ачты. Ул “Түзәргә кирәк, балам” дигән җырын җырлаганда һәркемнең күзләрендә яшь һәм моң булды. Фәннур Юскаев ике җыр җырлады, тавышы матур, көр икән.

Абдуллиннар, Рамазановлар, Садыйковлар, “Мизгел” ансамбле матур җырлар бүләк иттеләр. Әбиләрне, халыкны биетеп тә алдылар. Һәрбер чыккан артистны тамашачылар көчле алкышлар белән каршыладылар. Авыл халкы шулхәтле канәгать булды, концерт беткәч, таралмыйча, бер-берсе белән аралашып, тәэсирләре белән уртаклаштылар. Бу концертны оештыручы “Юность” үзәгенә, Каләмгөл Раимгуловага авыл халкы исеменнән зур рәхмәт, аларга исәнлек-саулык, йөргән җирләрендә Аллаһы Тәгалә аларны сакласын.

Сәрвәр АИТОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума