Материалы

Россия һәм чит хәбәрләре

последние и лучшие новости искусства в мире

Россиядә бер елда юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен штрафлар 6 мәртәбә артты һәм 5,5 миллиард сумга җитте. Күпчелекне исерек хәлдә йөрүчеләр тәшкил итәләр. Узган елда исерек хәлдә булган 549 мең шофер 2,5 миллиард сум штраф түләгән.

* * *

Узган елда россиялеләр спирт эчемлекләрен сатып алуга 60 миллиардтан артык доллар түккәннәр. Моның турында халыкара экспертларның күрсәтүеннән чыгып “ИТАР ТАСС” хәбәр итте. Сатып алып кулланылган тауарларның 5,8 процент өлешен аракы (алкоголь) тәшкил иткән. Тик Эстониядә генә бу күрсәткеч 6,5 процент булган. Россиялеләрнең күбрәк чыгымын сыра (пиво) тәшкил иткән (27 миллиард доллар). Көчле эчемлекләргә 22 миллиард киткән.

* * *

Безнең илдә тарихи яктан күренекле җитәкче-шәхесләрдән иң югары бәяне Петр 1 алган. Сорауларда катнашучыларның 84 проценты аны Россия язмышында иң уңай рольне уйнаган, дигәннәр. Тискәре яктан Борис Ельцин һәм Михаил Горбачевның хезмәтләренә карыйлар (59 %). Сталин белән Ленинга сорауда катнашучылар уңай бәя (плюс) күрсәттеләр..

* * *

ФРГ канцлеры Ангела Меркель яңадан иң авторитетлы хатын-кыз, дөнья хәлләренә тәэсир итүче итеп күрсәтелде. 100 кешелек исемлектә икенче урында - АКШындагы федераль резерв системасы рәисе Джанет Йеллен, өченче урында – Миленда Гейтс, “Мikrosoft” корпорация башлыгы Билл Гейтс хатыны. Бу исемлеккә 72нче урында булып безнең илдән Эльвира Нәбиуллина кергән.

* * *

Россиядә сатыла торган сөт ризыгының уннан бере сыйфатсыз һәм техник регламентка туры килми. Тикшерелгән сөт ризыкларының яраксыз дип табылганнарының 53 процентының исемнәре, 49 процентының микробиологик күрсәткечләре, 3 процентының антибиотик, агулы матдәләре (токсикологик) дөрес куелмаган.

* * *

Россиялеләрнең музейлар белән кызыксынулары артты. Монда андыйлар соңгы 5 елда 7 проценттан 20 процентка җитте. Халыкның 57 проценты тарихи музейлар белән, 40 проценты сәнгать музейлары белән кызыксына. Туган як буенча булган күргәзмәләргә дә кызыксыну артты. Әдәбият музейлары белән кызыксынучыларның өлеше сорауда катнашучыларның 10 процентын гына тәшкил итә

* * *

Бөекбританиядә кешелек тормышындагы төп проблемаларның ничек хәл ителүе турында кызыксыналар. Бу мәсьәләне хәл итүне оештыручыга 10 миллион фунт премия билгеләнгән. Бу мәсьәләдә Би-би-си хәбәр итүе буенча, сәламәтлекне саклаудан алып тирә-якны чолгап алган якны саклауга кадәр алты фәнни ачыш булырга тиеш диелгән. Беренче проблема ачык тавыш белән әйтелә икән, аннан соң теләгән кеше хәл итәргә тырышырга тиеш.

* * *

Дөньяда 20 миллион кеше ирексез (буйсынулы) хезмәт белән шөгыльләнә. Аларның яртысы - Азиядә. Халыкара хезмәтне оештыру оешмасы күрсәтүе буенча, законнан тыш ирексез хезмәт белән файдалану 150 миллиард доллардан артык керем алына икән. Бу керемнең өчтән икесе авыр индустрия аркылы керсә, өчтән бере ялланып эшләгән йорт хезмәткәрләре (прислугалар), авыл хуҗалыгы, төзелеш аркылы керә икән.

* * *

Белоруссия башлыклары Бөтендөнья сәламәтлекне саклау оешмасының Белоруссияне иң эчкече ил итеп күрсәткән доклады дөрес түгел дип аны кире кактылар. Белоруссия Республикасында “Ленда Ру” күрсәтүе буенча, бу илдә бер кеше чиста спиртка әйләндергәндә 17,5 литр аракы эчә икән. Белорусслыларның әйтүе буенча, бу күрсәткеч 11,14 литрдан артык түгел, эчкечелек белән көрәш көчәюе аркасында ул көннән-көн кими бара, диелә.

Хәбәрләрне төрле чыганаклардан Изил ГАРИФУЛЛИН әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума