Материалы

Сәүдә тармагында эшләүче кызлар

последние и лучшие новости искусства в мире

27-5Регионда “Хезмәт кешесен данлау!” проекты уңышлы үтте. Төмән өлкә хөкүмәте тарафыннан һөнәри колледжлар, курслар тәмамлап, кирәкле белгеч иясе булган хезмәтчәннәрнең мактаулы хезмәтләренә зур бәя бирү, игътибар итү куанычлы хәл. Төрле оешмаларда, хуҗалыкларда намус белән эшләүче шоферлар, эретеп-ябыштыручылар, ташчылар, пешекчеләр, чәчтарашлар (парикмахерлар), сәүдә өлкәсендә, авыл хуҗалыгында хезмәт итүчеләр һәм башкалар арасында милләтәшләребезнең фамилияләре очраса, шатланабыз һәм горурланабыз. Төмәннең Кугалы авылында “Бәхетле Сибирия” кибетендә ягымлы, рәхимле, тырыш 8 татар хатын-кызы эшли, дип әби-бабайлардан ишеткәч, алар белән якыннан танышырга булдык.

Безне тауар белгечләре (товаровед): Вәсилә Мотыйгуллина, Луиза Мөхәммәтова, кассир Фәрвәз Гыйльманова, тауар үлчәп төрүче Тәнзилә Мавлюшева ачык йөз белән каршы алдылар.

Вәсилә Вәгыйз кызы:

- 2011 елның июленнән - кибетнең ачылуыннан бирле эшлим, моңа кадәр Мыста “Нарцис” сәүдә йортында тауар белгече булып 5 ел хезмәт иттем. Гомуми хезмәт стажым – 12 ел. Төмән коммерция-финанс колледжында бухгалтер һөнәренә укып, аны кызыл дипломга тәмамладым. Тауар белгече һөнәре бик ошый, безнең даими сатып алучыларыбыз бар. Өлкәннәр “Хәләл” продукциясен яраталар, алар белән без туган телдә сөйләшәбез. Коллектив дус, бердәм. Мөдиребез – Земфира Зиннәтҗан кызы Тимерҗанова, тагын милләттәш кызлар – Гөлнара Ришат кызы Шашкова (декрет ялында), Резидә Ринат кызы Шиһабетдинова, Роза Усман кызы Ващенко эшлиләр.

Луиза Ришат кызы:

- Монда ачылуыннан бирле хезмәт итәм. Моңа кадәр “Заречный” микрорайонында “Сомелье” кибетендә эшләдем. Төмән коммерция-финанс техникумын тәмамладым, сәүдә тармагында 1999 елдан бирле эшлим, хезмәтемне яратам.

Фәрвәз Хәсән кызы:

- Бу кибеткәчә ММСтагы “Газпром” оешмасы заправкасында хезмәт иттем. Монда авыл җире, халык бер-берсен белә, тату яши. Коллективта акыллы, кешелекле, сатып алучылар белән җиңел аралаша торган кызлар эшли.

Үзләрен сынатмый кибеттә хезмәт итүче шушы хатын-кызларга саф мәхәббәт, балалар игелеге, эшләрендә уңышлар телисе генә кала.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума