Материалы

Сакланып яшәргә мөмкин

последние и лучшие новости искусства в мире

Югары кан басымы, гиподинамия, тәмәке тарту, алкогольле эчемлекләр белән мавыгу, дөрес тукланмау, стресслар — инсульт авыруын якынайткан яман гадәтләр. Тик боларның барсыннан да баш тартып, сакланып, якты дөньяның кадерен белеп, тыныч кына яшәргә мөмкин. Инсульт авыруын профилактикалауның 85 проценты дөрес туклануга бәйле. Киләчәктә гипертония,инсульт авыруларын булдырмас өчен үзегезнең туклану мәсьәләсенә җитди игътибар юнәлтергә кирәк. Инсультны профилактикалау эше дә җиңелдән булмаячак, чөнки моның өчен сезгә бөтен туклану рационын үзгәртү (сәламәтләндерү) зарур.

Организмдагы холестеринны киметү өчен диетагызны витаминга бай ризыклар белән тулыландырыгыз. Организмга калий, магний элементлары керсен өчен җиләк-җимеш, яшелчә белән туклану файдалы. Чөнки алар антиоксидантлар чыганагы, алар организмның ялкынсынуын киметәләр, кан тамырларын киңәйтеп кан әйләнешен яхшырталар. Калийга бай банан инсультка каршы иң яхшы профилактика. Галимнәр раславынча, калийсыз туклану рационы инсульт барлыкка килү куркынычын 30 процентка кадәр күтәрә. Көненә 2-3 банан һәм бер уч караҗимеш организмны тиешле дәрәҗәдә калий белән тәэмин итә.Яшелчәләрдән шпинат, фасоль файдалы. Алар фолатка бай. Америка тикшеренүчеләре менә нинди нәтиҗәдә: рационнарында фолат күп тәшкил иткән кешеләр йөрәк-кан тамырлары авырулары һәм инсульт белән сирәгрәк авырыйлар. Мәсәлән, магнийны кальций белән бергә куллану яхшы. Мондый катнашлык артериаль кан басымын һәм инсульт булу куркынычын киметә. Шулай ук кара фасоль, шпинат, палтус, сөт кулану да тик файдага гына булачак.

Организмдагы тозны киметү өчен аны куллануны киметү мөһим. Моның өчен рационга эшкәртелмәгән продуктларны кертмәгез, чөнки аларның 80 проценты тоздан тора. Безгә тозлы булып тоелмаган продуктлар составында, гадәттә тоз күбрәк булучан. Инсультны профилактикалау юнәлешендә эшкәртелгән продуктлардан бөтенләй баш тартырга кирәк.

(«Юлдаш»).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума