Материалы

Сусадым, су бирегез!

последние и лучшие новости искусства в мире

Кеше организмының байтак өлеше судан торуын беләбез. Буыннарда һәм бөердә ул – 73, баш миендә – 76, канда – 83, үпкәдә 90 процент. Су бәвел һәм тир, сулыш белән дә чыга. Шуңа күрә аны даими рәвештә эчеп торырга кирәк. Организмга көнгә кимендә 6-8 стакан су керергә тиеш, ди галимнәр. Ә чынбарлыкта ул кадәр эчәбезме? Норма буенча ирләргә – 3 литр (12 стакан), хатын-кызларга 2,2 литр (9 стакан) су эчү каралган.

Организмга су җитмәүнең 10 билгесе бар:

1) Сәламәт кешенең бәвеле ачык саргылт төстә була. Кеше җитәрлек су эчмәсә, бөер бәвел аша үле кан күзәнәкләрен, агулы матдәләрне, аксымны һәм тәннән бүленергә тиешле башка зарарлы продуктларны чыгара һәм бәвел тоныклана. Шулай ук В төркеме витаминнарын, кайбер даруларны эчү, кара җиләк, чөгендер, азык буягычы кушылган ризыкларны ашау да бәвелнең төсен үзгәртә. Күбрәк су эчә башлагач, яңадан ачыграк төскә керә. Озак вакыт тонык килеш кала икән, димәк, организмда җитди үзгәрешләр бара: гепатит яисә үт куыгында таш булуы ихтимал.

2) Кеше кече йомышын тәүлеккә 6-7 тапкыр үти. Аз эчкәндә организмда чыгып киткәнне алыштырырлык су запасы булмый. Бәвел көнгә 6 тапкырдан да кимрәк бүленеп чыкканда эчүне күбәйтергә кирәк.

3) Су кытлыгы эч катуга китерә. Юан эчәклектә су җитәрлек булганда эч йомшый һәм олы йомышны үтәү җиңеләя. Эч катудан котылу өчен, су эчүдән тыш, клетчаткага бай җиләк-җимеш, яшелчә ашагыз. Эч кату эчәк ялкынсынуы, дисбактериоз, хәтта нерв киеренкелеге нәтиҗәсендә дә күзәтелә.

4) Хатын-кызлар тән тиресен шома итү, җыерчыклардан котылу өчен нинди генә кремнар кулланмый! Алар өчен акча чыгарганчы, су эчүне арттырыгыз. Тәнегез тиктомалдан ярыла яки кычыта башласа, моның сәбәбе сусызлыктан түгел микән?

5) Организмны алдап булмый, ләкин шунысы да бар: аңа ризык керде ни дә, су белән тутырдың ни! Баш миенең ачлыкны һәм сусауны җайга салу өчен җаваплы өлеше дә ялгышырга мөмкин. Кайчак бер стакан су эчеп кую урынына корсак туйганчы ашап ташлыйбыз. Ябыгырга телисез икән, ашауны азайтсагыз да, су эчүне киметмәгез. Ашыйсы килә башласа, бер стакан су эчегез. Тамак ачу 15 минуттан соң да бетмәсә, димәк, ашарга вакыт җиткән.

6) Тамак кибү – үзе үк организмга су җитмәүне күрсәтүче фактор. Сусауны басу өчен көн дәвамында аз-азлап су эчәләр.

7) Су аз эчелгәндә организм аны бөтен күзәнәкләрдән җыярга тырышачак. Сыеклык җитмәгәнлектән баш мие шактый кипши, баш авырта башлый. Бу вакытта канда, баш миендә кислород микъдары кими. Мидәге кан тамырлары киңәю шешенүгә, ялкынсынуга китерә, баш авыртуын көчәйтә.

8) Организмдагы су кытлыгы нәтиҗәсендә кан күләме азая. Тәнгә кислород һәм туклыклы матдәләр авырлык белән генә килә. Бу исә хәлсезләндерә. Андый чакта, кофены читкә куеп, чип-чиста салкын су эчегез. Йөрәгегезгә хәл кереп китәр. Кофе, чәй, газлы эчемлекләрнең берсе дә суны алыштыра алмый. Кофедагы кофеин, соктагы шикәр микъдары сусауны басмый, киресенчә, организмны киптерә.

9) Су буыннарга майлавыч матдә кебек тәэсир итә. Су җитәрлек булганда сөяк җиңел хәрәкәтләнә, җитмәсә, кимерчәк күзәнәкләренә зыян килә. Чарасын күрмәгәндә кимерчәк бөтенләй эштән чыга. Буыннар авырту үзен сиздерә башлаган икән, су эчүгә игътибар бирегез.

10) Канда су җитмәгәндә агулы матдәләр арта, шунлыктан иммун системасы көчсезләнә, кеше авырый башлый. Агулы матдәләрне, инфекцияне кудыру өчен дә суның никадәр әһәмиятле булуын аңлагансыздыр инде.

Искәрмә:

Югары кан басымы, артык холестерин, симерү, йөрәк-кан тамырлары, шикәр чирләре, буыннар сызлаудан дәваланганда күбрәк су эчәргә киңәш итәләр икән, аптырап калмагыз. Һәр сәгать саен йоткалап кую өчен суны кечкенә шешәдә үзегез белән йөртегез.

(“Кызыл таң” газетасы).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума