Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Этнографик диктант – беренче Бөтенроссия мәдәни-мәгърифәти акция. Проектның максаты – кешеләрнең милләтләр турында белем дәрәҗәсен ачыклау, милләтара мөнәсәбәтләргә игътибарны арттыру. Ул тест рәвешендә узды, теләгән барлык кеше дә катнаша ала иде, алар 30 сорауга җавап бирделәр һәм 100 балл җыярга мөмкинлек бирелде. Диктантның нәтиҗәсе 4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көнендә игълан ителәчәк.
Төмәндә этнографик диктантны Төмән өлкә фәнни китапханәсендә яздылар. Анда төрле яшьтәге иллеләгән кеше катнашты, алар арасында танылган шәхесләр дә бар иде. Оештыручылар мондый диктантлар язу этнография фәненә игътибарны арттырыр, күпмилләтле илебездә милләтара мөнәсәбәтләр күпләр өчен үрнәк булса да, милли мәсьәләләрне уңышлы хәл итү юлларын эзләү проблемасы да юк түгел, диләр.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.