Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Төпчек балам – йөрәк ярам

последние и лучшие новости искусства в мире

Ислам картның хәле тагы да начарланып китте. Соңгы тапкыр күрешеп калырга дип, төрле шәһәрләрдә яшәгән балаларын да чакырып кайтардылар. Кызлары, кияүләре әтиләре яныннан китмәделәр, ни сораса шуны китереп, уколларга кадәр үзләре кадап тордылар.

Хәле бөтенләй мөшкелләнеп барган картның йөрәген әрнеткән, җанын сулкылдап-сулкылдап елаткан йөрәк парәсе, төпчек улы Ниязы юк янында. Инде менә берничә көн өйгә дә кайтканы юк. Кайда йөри икән? Авыл зур түгел бит, әтисенең авырып аяктан язганын да ишетмәде микән ни?

Юктыр! Ишетмәгәндер! Ишетсә, әллә кайчан йөгереп кайтып җиткән булыр иде.

Ул үз-үзенә тынгылык таба алмыйча өзгәләнде. Төпчек улы, киләчәктә нәселен дәвам итүчесе барлыкка горурланып, күпме еллар өмет баглап яшәде бит, югыйсә.

Юк, ул башка балалары, кияүләре турында бер генә дә начар сүз әйтә алмый. Ходайга мең шөкер, бары да менә дигән, оныклары югары белем алалар, зур кешеләр булырлар, Иншаллаһ. Алар өчен дә кайгырмый. Тик менә төпчеге? Кайда югалды соң әле? Тагын кирәкмәгән эшләр эшләп ташламаса гына ярар иде дә.

Үткән атнада кышка, малларга дип әзерләгән печәнне сатып, эчеп йөргән. Авыл халкы да бөтенләй оятын югалтып бара: белә торып, карт кешенең җәфаланып чапкан печәнен юк бәягә алып калганнар бит…

Авыру карт күзләрен йомып уйга калды, узган гомерен күз алдына китерде.

Үзенең дә яшь чакта хаталары булмады түгел, булды. Эше дә шундый җаваплы иде, дәрәҗәле - колхоз бригадиры. Кирәксә, кирәкмәсә дә янына шешә күтәреп килделәр. Яратмады түгел, эчте, күп эчте.

Сугыштан соң тол калган хатыннарны бер генә дә жәлләп тормады, аларның ел буена бер көн ял итми эшләгән хезмәтләрен таяк итеп үзен эчергән дусларының хатыннарына куеп барды. Бәлки, шул үзе рәнҗеткән ялгыз, үксез хатыннарның күз яше тигәндер? Яшь чакта уйланылмаган шул ул «кеше хакы» турында. Картайгач, көч-куәтең беткәч җанны телә икән ул вөҗдан газабы дигәнең.

Беренче хатыны - Җамал дүрт кыздан соң төпчеге Ниязны дөньяга тудыргач, озак яшәмәде, бер атна чамасы гына урын өстендә ятып гүр иясе булды. Хатынына бер рәхәт көн күрсәтми, аракыдан айный алмый үткән гомерендә якты истәлек итеп исенә төшерерлек бер генә мизгелне дә хәтерли алмады карт.

Җамал үлгәч, тормышка чыкмый картаеп барган Рәсимәне димләделәр Исламга. Яшь хатын балаларны беренче көннән үк үз итте, яратты. Балалар да аңа: “Әни” дип дәштеләр.

Әле алты яше дә тулмаган Ниязга яшь ана аеруча назын кызганмады. Кызлар үсеп шәһәргә укырга киттеләр, аннан бер-бер артлы гаиләләр кордылар. Нияз әти-әнисе янында калды. Иркәләп, назлап кына үстерделәр төпчек улларын Исламнар.

Нияз эшнең җаен белсә дә, аерым бер эшкә дә күңеле ятмады. Унсигез яшен тутыру белән армиягә алдылар үзен. Хезмәт иткән җиреннән ата белән анага рәхмәт хатлары килеп торды Ниязның командирыннан. Шуңа да, ата улын армиядән чын ир булып кайтыр дип көтте. Солдат киемендә Нияз бигрәк тә мәһабәтле, бер күрүдә кызларны үзенә каратырлык ир-егет иде. Чаллы ягында туып-үскән чибәр кыз Айсылу белән танышып, бер ел үтәр –үтмәс, яшьләр гаилә корып, күрше авылда яши башладылар. Яшь килен еш кына Ниязның эчүеннән зарланса да, бу сүзләргә бик игътибар бирүче булмады. «Хәзерге заманда эчмәгән кеше бармы?» – дип, үзара сөйләштеләр карт белән карчык. «Әз-мәз генә булыр инде», - дип, киленнәрен тынычландырырга тырыштылар. Гаиләдә бер-бер артлы ике кыз бала туды. Тулы гаилә бәхетенә куанып яшисе генә иде дә бит, юк, Нияз акылга утырырга уйламады. Рәхимсез аракы аны һаман да гаиләсе алдында түбәнсетте. Яраткан эшеннән дә шул эчү аркасында куып чыгардылар. Алга таба иренең кеше булып калуына, төзәлеренә өметен өзгән килен, ике баласын алып, туган авылына кайтып китте. Хатыны киткәч, бөтенләй кешелек сыйфатларын югалткан, аек көне бик аз булган Ниязны атасы үзе барып, авылга алып кайтты.

...Еллар үтте, Ислам белән Рәсимә картайдылар, Нияз гына үзгәрмәде, һаман эчүен ташламады. Инде үсеп буйга җиткән кызлары әтиләрен сагынып хатлар да яздылар. Бу хатлардагы юлларны укып, әтиләре Нияз түгел, карт белән карчык әче яшьләрен түктеләр.

,,Әти, син безне аракыга алыштырмасаң, якын күрсәң, кайт! - дигән сүзләр белән тәмамланган була иде бу хатлар. Тик хәмер упкыны төбенә төшеп, йөрәге ташка әйләнгән Нияз хатларны укыды да, онытты. Аракыга акча кирәк булса, карт әти-әнисенең сарыкларын, аннан бозавын да тотып сатты. Ә картлар нишләсеннәр? Түзделәр, төпчекләре бит, йөрәк парәләре. “Иркә бала ата-анасын иртә гүргә сала” - дип, юкка әйтмидер шул халык. Хаклык бар бу сүзләрдә.

Ишек ачылган тавышка Ислам карт сискәнеп китте, яшьле, яртылаш сукыр күзләре ишеккә төбәлде. Ниязы, йөрәк ярасы түгелме? Тик өметләре акланмады, тамагына төер булып утырган күз яшьләрен йотып, башын икенче якка борып ятудан башка чарасы калмады картның.

Гөлфия ИСХАКОВА, Удмуртия Республикасы, Воткинск шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836