Материалы

Юбилей кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районы, Бурбар урта мәктәбендә узган очрашу кичәсенә укытучы Ермышевлар да кушыла алмаганнарына бик борчылдылар. Алар берничә ел бу авылда яшәп алганнар иде. Кече сеңелләре Наилә Нариман кызы бу мәктәпне тәмамлады. Абыйсы Фәрит Нариман улы - физика, ә Фәридә Нариман кызы математика фәннәрен укыттылар. Укытучылар нәселеннән булган бу укытучылар үзләренең әхлакый һәм югары культуралы булулары белән аерылып тордылар. Алар үзләренең һөнәрләрен бик яратып башкардылар һәм күп вакытларын аңа багышладылар. Башлангыч класслар укытучысы Хәбибә Хафиз кызы балаларын ялгызы тәрбияләп үстерде. Бәлки шуңа да алар бер йодрык булып, бер-берсен хөрмәтләп, ярдәмләшеп яшәделәр. Аларның кешелекле, мәрхәмәтле, хезмәт сөючәнлекләрен Бурбар авылы халкы әле дә онытмый. Төмән шәһәренә күчкәч, Фәрит Нариман улы компьютерчы булып эшләп, җәмәгать эшләрендә актив катнаша. Бүгенге көндә ул “Яңарыш” газетасына туган ягына, халкына мәдхия җырлап эчтәлекле мәкаләләр, шигырьләр язып тора.

Фәридә Нариман кызы турындагы кайгылы хәбәр барыбызны да тетрәндерде. Ул себер татарлары тарихында билгеле эз калдырды. Ул вакытында Казан шәһәренә барып якташыбыз, танылган фольклорчы Хәмит Ярминең хатынын эзләп табып, аннан галимнең шәхси әйберләрен, кыйммәтле документлар, китапларын туган ягына алып кайтырга рөхсәт алды. Шәһәрнең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында Хәмит Ярми тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә булдырып, экскурсияләр оештырды. Тарихыбыз өчен кыйммәтле булган әйберләрне өлкә музеена тапшыруда да аның өлеше зур булды. Хәмит Ярми бурбарлылар өчен аеруча кадерле шәхес, чөнки ул 1927-1928нче елларда биредә китапханәче булып эшли, аннары Татарстанга китеп, күренекле галим булып җитеште. Аның әтисе шул елларда репрессияләнеп, төньякка сөргенгә җибәрелгән була, вафат булгач, шунда күмелгән. Гарәп графикасы белән язылган әтиемнең хатларын укытыр өчен әнием аңа 30 чакрым җирне җәяүләп йөри иде. Ермышевлар гаиләсе менә шундый күренекле, яхшы күңелле милләттәшләребезнең эшләрен халыкка күрсәтергә, онытырга ирек бирмәскә тырышалар.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума