#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алданмагыз!

последние и лучшие новости искусства в мире

Яңа сезон башланыр алдыннан, кибет хуҗалары үз товарларына ревизия ясап, орлыкларның куллану вакыты чыгу алдында торганнарын – ярты бәясенә, ә срогы чыкканнарын юк бәягә сата. Арзанлыгына кызыгып, төп башында утырып калмас өчен, түбәндәге мәгълүматны белеп тору файдалы булыр. Әгәр үзегез җитештергән һәм сатып алынган яшелчә орлыкларының кайсы ничә ел дәвамында тишелеш бирү сәләтен югалтмавын төгәл белсәгез, оттырмассыз, дип уйлыйм. Әйтик, суган, кәбестә, тамыразык орлыклары ничаклы яңарак булса (иң әйбәте – узган җәйнеке), тишелеше шулчаклы шәбрәк, үсентеләре көчлерәк, уңышы сыйфатлырак һәм мулрак булачак. Петрушка, суган, пастернак, кукуруз орлыкларын ике елдан озаграк саклаудан мәгънә юк. Кишер, кәбестә, редис, чөгендер, сельдерей, салат, борыч, шалкан орлыкларын биш елга чаклы кулланып була. Гәрчич, кыяр, томат, кабак, патиссон, цуккени, кабакчык орлыклары үзләренең тишелеш халәтен алты-җиде елгача, хәтта аннан да озаграк югалтмый. Шуның өстенә, кыяр белән кабакларның «карт»рак орлыкларында «ана» чәчәкләр күбрәк, димәк, уңыш та зуррак була. Әлеге уңайдан иң озын гомерлеләр – фасоль, ногыт борчагы кебек кузаклы культуралар, 10-12 еллыгы да тишелеп чыга, күпмедер уңыш бирә ала.

Кибет киштәләренә, каталогларга күз салсаң, орлыкларның күплегенә, төрлелегенә хәйран калырлык! Орлыклар сайлаганда, барыннан да бигрәк, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк соң? Беренче чиратта, бездәге тотрыксыз табигый шартларга яраклыларын. Томатларның буе 2-2,5 метрга җитә торганнарын теплицада үстерү кулай, помидорлары эре, уңышы мулдан, әмма ян сабакчыклары бик күп була, аларны даими сындырып торырга туры килә. Аларның орлык кабына индетерменантлар дип язылган була. Ә детерменантлар – кыска буйлы, азрак тармаклы, сабакчыкларын сындырасы юк, ачык грунтта да үсә, суыкларга чыдамрак, җимешләре чуклы һәм ваграк була. Болар гадәттә иртә өлгерешле төньяк селекциясе яшелчәләре. Аларның уңышы азрак, әмма, садә ризык буларак, өстәлебезне иң беренче баетуы ягыннан кадерле. Безне беркайчан да уңышсыз калдырмаучы томатлар: «Бычье сердце», «Де Барао» (кызылы да, карасы да), «Золотая пуля», «Санька», «Крупный красный», «Хурма», «Воловье сердце», «Крупный розовый», «Дамские пальчики» сортлары күбебезгә таныш. Яңараклардан «Розовый мед», «Королевская мантия», «Мажор F1», «Кардинал», «Богатырь», «Батяня» узган җәйдә бик әйбәт уңыш бирде. Баклажанның «Алмаз» (иртә өлгерешле), «Вера», «Бибо» (ак төстәге, йомшак), «Черный опал», «Пятачок», «Синенький», ә татлы борычның «Екатерина», «Арарат», «Викинг», «Калифорнейское чудо», «Красное чудо» сортларын һәм гибридларын яратып үстерәм. Тамыр сельдерейның «Силач», кыярның «Маша», «Герман», «Хасбулат», «Муравейник», «Кураж» сортлары һәм гибридлары мул уңышлы. Сүз уңаеннан, «Сортлар чәчәргәме әллә гибридлармы?» дигән сорауга җавап бирик. Гадәттә, сортларының яшелчәсе тәмлерәк, ә гибридлар, әлеге җәһәттән бераз калышса да, үсемлекләре суыкка, чирләргә, корткычларга каршы тору ягыннан чыдамлырак, уңышлары бермә-бер югары. Сорттан киләсе ел өчен үзең орлык әзерләп булса, гибридныкын җыеп алып, кабаттан чәчүдән мәгънә юк. Мул уңышның нигезе, иң беренче чиратта, сыйфатлы орлыкка бәйле икәнлеген онытмыйча, тиз арада сәүдә нокталарына юл тотыйк, дускайларым.

(“Безнең гәҗит”). 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836