Материалы

Иркәләп бозу җиңел түгел

последние и лучшие новости искусства в мире

Балаларын иркәләп бозудан куркып, ата-аналар еш кына ялгышалар. Бала белән нинди мөгамәләдә булырга тиеш булуыбыз турындагы барлык белемнәребез дә диярлек уйдырма булып тора.

Кечкенә баланы кулга еш алырга ярамый, югыйсә ул һаман күтәреп йөрүне сораячак, ә аннары бернәрсәне дә үзе эшләмәячәк дип уйлыйбыз. Чынлыкта, әнисенең игътибарын һәм ярдәмен күбрәк алган бала мөстәкыйльлеккә тизрәк өйрәнә.

Күпләрнең бала белән ананың бер ятакта йоклавы турындагы карашы да шулай ук ялгыш. Ул бала кечкенә вакытта уңайлы, ә аннары әниләр балаларын аерым йоклатырга тырышалар. Чөнки алар балаларын үскәч тә аерым йокларга өйрәтеп булмас, дип  куркалар. Әмма әнисенең янәшәдә булуын даими тойган бала, үскәч, үзенә аның игътибарын әзрәк таләп итәчәк.

Бала күпьяклы үсеш алсын өчен, күп уенчык кирәк дигән фикер яши. Чынлыкта сабыйга әти-әнисенең игътибары күбрәк таләп ителә. Әти-әнисе белән бергәләп уйнау, бергәләп иҗат итү баланың үсеше артта калмасын өчен мөһим. Сабый бала әйләнә-тирәдәге бар кешене дә әти-әнисе кебек якын кабул итмәскә мөмкин. Шуңа күрә дустыгызның кулына барырга теләмәве, айга бер тапкыр күрә торган әбисеннән качуы сезне борчырга тиеш түгел. Ул сабыйның артык иркәләнгәнлеген аңлатмый, бары тик яшь үзенчәлеге генә. Бик кечкенә баланың да теләкләре белән санлашыгыз. Сабыйны ничек артык иркәләмәү мәсьәләсе турында балага ике яшь тулганнан соң уйлана башларсыз.

“Гаилә учагы”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума