Материалы

Кыш уртасында

последние и лучшие новости искусства в мире

Кышын бакчачының иң төп хезмәте – күбрәк кар туплау, кәүсә тирәләрен кар белән каплау һәм агач яннарындагы карны таптау. Нык салкыннарда җиләк-җимеш агачларының, бигрәк тә яшь агачларның кәүсә төпләренә, хәтта ботак төпләренә кадәр кар өяргә кирәк. Ә кар күп яуганда, агач ботакларындагы карны тизрәк кагып төшерергә тырышыгыз.

Мәгълүм булганча, кышын куян һәм тычкан кебек кимерүчеләргә ризык кими, аларның, азык эзләп, җиләк-җимеш бакчасына юл алулары бар. Шуңа күрә агачларның бәйләнгән кәүсәләрен ешрак тикшереп торырга, ә җепшеткән көннәрдә кәүсә тирәләрендәге карны әледән-әле таптап чыгарга кирәк. Тыгыз кар булганда, тычкан агач кәүсәләренә бик сирәк якын килә.

Кышын бакчадагы агачлар шәп-шәрә утыра, һәр ботак яхшы күренеп тора. Әгәр аларда пәрәвез белән уралган, бөтерелеп кипкән яфраклар күрәсез икән, болар – дүләнә күбәләге, алтынкорсак, алтын күбәләк һәм башка корткычларның кышкы оясы. Аларның һәркайсы эчендә йөзләгән корт. Язын җылылар җитү белән алар җанланып үз эшләренә керешә башлыйлар. Агачларга бәс кунмаган көнне корткыч ояларын җентекләп җыярга һәм яндырырга кирәк.

Бакчада яз көне утырту өчен күмеп куелган үсентеләр булса, аларга тычканнар зыян салмасын өчен, канау тирәсендәге карны да таптап торырга онытмагыз.

Карсыз кыш бакча җиләге өчен аеруча куркыныч. Аның тамырлары җир өстенә якын, кар калын итеп капламаганда, алар өши. Шулай булгач, җиләкләр түтәленә дә кар өяргә тырышыгыз.

Декабрьдә ялгау өчен чыбыкча кисеп алырга өлгермәгәнсез икән, моны январьның җылы көннәрендә башкарырга була.

Ошбу айда тирес әзерләүне дәвам итәргә, утын көле, кош тизәге җыярга һәм аларны ябык урында сакларга кирәк. Минерал ашламалар, йорт яны бакчасында кулланырга рөхсәт ителгән агу-химикатлар сатып алып кую да начар булмас. Агу-химикатларны бикле урыннарда саклауга куегыз. Шулай ук кошлар турында да онытмагыз. Аларга җимлекләр куеп, бигрәк тә кар яуган көннәрдә еш ашатып торыгыз.

Шушы айда җәй көне мул уңыш бирүче җиләк-җимеш агачлары өчен терәкләр хәстәрләп кую бик тә кирәк. Әзерләнгән агач терәкләрне кабыкларыннан арындырыгыз.

“Юлдаш” календареннан. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума