Материалы

Үзеңне ярат!..

последние и лучшие новости искусства в мире

Һәрбер хатын-кыз да сөйгәненең үзенә ханбикәдәй каравын: кулларында гына күтәреп йөртүен, бүләкләр белән шатландыруын, иркәләвен тели... Әмма чынлыкта барысы да киресенчә килеп чыга.

Ни өчен ул сезне иркәләми?

Гадәттә, хатын-кыз: “Мин аның өчен тырышам, өйдәге бар эшне эшлим, балаларны карыйм, ашарга пешерәм, җыештырам, ә ул шуның кадерен белми”, - дип әйтергә ярата. Әлеге зарда хаклык та бар кебек, әмма эш шунда: ир-ат янында нәкъ менә йөк аты түгел, чын хатын-кыз булганда гына, ул чын ир-ат булып кала,

Ни сәбәпле хатын-кыз ир-ат өчен күктән йолдызлар алып бирерлек гүзәлкәй булудан туктый соң? Шуны ачыкларга тырышып карыйк әле.

Билгеле ки, сезне берәү дә эшегезне ташларга мәҗбүр итми. Әмма ирең һәм үзең өчен вакытың, көчең калсын өчен, һәрнәрсәдә чама хисе булырга тиеш. Бар сөйләшү дә хезмәткәрләрең һәм җитәкчеңнән зарлануга гына кайтып калмаска тиештер бит.

Балалар тәрбияләү

Еш кына хатын-кыз бар вакытын баласы белән үткәрә һәм үз гомерен сабыйны аякка бастыруга багышлый. Баланы ашату, урамга алып чыгу, дәваханә, балалар бакчасы... Һәм менә арып, йончып беткән хатынның иренә, балаларына ачуы чыга башлый... хатын-кыз үзе турында гына түгел, ире хакында да оныта. Һәм ул очракта ир-ат хатынын хәтта үз баласына да көнләргә мөмкин. Нәтиҗә - күңел төшенкелеге, талаш, ызгыш.

Әмма бала әнисе бәхетле булганда гына бәхетле була ала. Ә әни кеше соңгы тапкыр кайчан тырнагын буявын яисә дусты белән бер рәхәтләнеп телефоннан сөйләшүен дә исенә төшерә алмаганда, нинди бәхет турында сөйләргә мөмкин?! Шуңа да баланы ирегезгә яисә дәү әнисенә калдырып, берничә сәгать вакытны үзегезгә багышлагыз.

Үзеңә акча сарыф итәргә теләмәү

Андый хатын-кызларның шигаре: “Барысы да өйгә, барысы да гаилә өчен!” Аларча, үзең өчен акча туздыру оят, ирдән акча сорарга уңайсыз. Итекләр тузса да, әле кияргә ярап тора, бизәнү сәнгате белгеченең кем икәнлеген ул инде күптән оныткан, аның каравы, ул үзен ире һәм балалары каршында гаепсез хис итә. Әмма ул зур хаталану булып тора. Хатын-кыз үзенә акчаны әзрәк сарыф иткән саен, ир-атта да акча кимрәк була. Хатын-кызның хыяллары әзрәк булган саен, ир-атның да акча эшләргә теләге кими. Чөнки нәкъ менә хатын-кызның үтенечләре казанышларга этәрә. Тик тавыш чыгарып таләп итәргә кирәкми. “Кадерлем, әгәр дә син мине шатландырырга теләсәң, әнә теге күлмәкне алып бирә аласың. Миннән дә бәхетле һәм матур хатын-кыз булмас”, - дип әйтергә кирәк. Андый үтенечне ул игътибарсыз калдырмас!

Үз-үзеңне яратуның файдасы

Хатын-кызның башкалар файдасына үзе һәм үз теләкләре хакында онытуы, алда әйткәнебезчә, һич тә файдага түгел. Ул үзен һәркемгә дә бурычлы дип саный һәм әнисенең, хезмәтттәшләренең, җитәкчеләренең, балаларының, иренең – кыскасы, теләсә кемнең (үзенеке генә түгел) тормышы белән яши башлый. Башка кергән ул уйдан арынырга кирәк. Чөнки ул сезнеке түгел, ә читләрнең уй-хыяллары, алар тормышыгызны агулый гына.

Үзегез хакында онытып, баш-аягыгыз белән башкаларның мәсьәләләрен хәл итәргә алынасыз икән, якыннарыгызга, сез уйлаганча, һич тә яхшылык эшләмисез. Ә киресенчә, сез аларга зыян итәсез, чөнки кайнанагызның көйсезлекләрен, җитәкчегезнең дуамаллыгын аклыйсыз һәм үз “батырлыгыгыз” белән кешеләргә борчуларын үзләре хәл итәргә, үз тормышлары өчен җаваплылык тоярга комачаулыйсыз, “миңа бернәрсә дә кирәкми” дип, ирегездә акча эшләү теләген бетерәсез. Шул ук вакытта сез рухи һәм физик яктан хәлсезләнәсез, суласыз һәм үз йөзегезне югалтасыз. Ә ир-ат ханбикәне иркәләргә тели! Әмма сез арудан күз төпләре шешенгән, үзен карап-тәрбияләп тормаган, тормыштан шатлык таба белмәгән, бар нәрсәдән канәгатьсезлек һәм һәрвакыт сукранучы ханбикәне күз алдыгызга китереп карагыз әле...

Яныгызда хан булуын телисезме? Ул очракта сезгә, һичшиксез, үзегезне яратырга өйрәнергә һәм иң элек үзегезгә ханбикәгә әйләнергә кирәк.

(“Гаилә учагы”).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума