#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Акъярда

последние и лучшие новости искусства в мире

36-13Россиянең Азия өлеше мөселман дини идарәсенең Төмән өлкәсе казыяты оештыруында Акъяр авылында мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы тырышлыгы белән Корбан ашы узды. Көн ямьле булу сәбәпле, сәхнә һәм аш табыны клуб ишек алдында әзерләнгән иде. Кунаклар Төмән, Ялутор, Тубыл шәһәрләре һәм районнарының татар авылларыннан җыелышып килгәннәр. Бәйрәм, гадәттәгечә, Коръән сүзләре белән башланды. Чараны Төмән шәһәренең “Төзүче” милләтләр мәдәният йортының татар бүлеге методисты Гөлшат Анишкина белән “кеше-оркестр” Әбүзәр Миннебаев чыгып, бәйрәмне рус һәм татар телендә югары дәрәҗәдә алып бардылар. Мөселманнарны иң олы бәйрәмнәре белән котлап Төмән өлкәсе казыяты җитәкчесенең урынбасары Әмир хәзрәт Балдин: “Белгәнебезчә, өлкә хакимияте ярдәме белән һәм үз акчаларына быел да өлкәдән 30дан артык кеше хаҗ гамәлләрен үтәргә киттеләр. Без алар белән хәбәрләшеп, хәлләрен белешеп торабыз.

Биредә узачак бәйрәмне әйткәч, алар сәламнәрен җиткереп, бәйрәм белән котларга куштылар. Ә без аларга: “Хаҗлары савап булсын! Киләчәктә безгә дә хаҗга барырга Ходаем насыйп итсен”, – дип дога кылыйк. Корбанны без Аллаһы Тәгаләгә якынаю өчен чалабыз. 36-11Ул сарык йонының һәр бөртеге безгә савап, ә каны белән бөтен гөнаһларыбыз юыла икән. Бүгенге Корбан ашына җыелышуыбыз, үзебезне мөселман дип исәпләп, Аллаһыга якынаюыбызны аңлата”, – дип сөйләде. Аннары сүз алган милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының баш белгече Радмир Газизов өлкә губернаторы Владимир Якушевның тәбрикләү хатын укыды һәм мөселманнарны бәйрәм белән котлап, изге теләкләр юллады. Аның сүзләренә Червишево авыл хакимияте башлыгы Михаил Капустин кушылып: “Халыкка шундый бәйрәм оештырган өчен Әмир хәзрәткә зур рәхмәт. Бу чара территориядә яшәүче татарларның гореф-гадәтләрен саклап, үзара һәм башка милләтләр белән дә дус яшәүләрен күрсәтә”, - дип өстәде. Котлау сүзләре белән өлкә мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие урынбасары Искәндәр хәзрәт Юсупов, Муллаш авылы мәчете имамы Хәмзә хәзрәт Нурмөхәммәтов чыгыш ясадылар. 36-12Чарага ямь өстәп авыл мәдәният йорты җырчылары – Алик Мирасов, Ачилә Сагидуллина, Төмән кунаклары – Гөлфизәр Нигъмәтуллина, Нәфисә Тузмөхәммәтова, Мәүлидә Хәйруллина мөнәҗәтләр башкардылар. Энҗе Миргазизова Корбан гаете, корбан чалуның савабы турында вәгазь сөйләде. Җирле шагыйрь Хәлил Әйтмөхәммәтов-Вагайлы үзенең шигырьләрен укыды. “Нур” (җитәкчесе Ә.Миннебаев) фольклор ансамбле җырчыларының “Ак калфак” җырын да халык аеруча яратып кабул итте. Кунакларның дини белемнәрен тикшереп Әмир хәзрәт Балдин викторина оештырды. Сорауларга дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләр өләште. Аннары кунакларны авыл хуҗабикәләре әзерләгән мул өстәлләргә чакырып, тәмле пылау белән сыйладылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836