Материалы

Аллаһы ризалыгында булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

33-1111 нче август көнне безнең авыл халкы Корбан гаете намазына мәчеткә җыелыштылар. Азан әйтеп, авыл мәчете хәзрәте Рушан Сәфиев якташларын бәйрәм белән котлады. Аннары җәмәгать белән бәйрәм намазын укыдылар. Көсәйкүл мәчетенә Чумыктан, Аромашеводан да килүчеләр булды. Көсәйкүллеләр дини бәйрәмнәрне күмәкләшеп, ярдәмләшеп ел саен мәчеттә үткәрәләр. Быел авылыбызда Корбанлык чалган Фәхретдин һәм Мөршидә Гыйлаҗиевлар, Биктимер һәм Земфира Сәфиевлар гаиләләре килгән һәр кешене ачык йөз белән каршыладылар. Авыл хатын-кызлары бәйрәм табынын милли камыр ризыклары белән матур итеп бизәделәр, аш пешерделәр.

Өстәлләр артында олысы, кечесе җыелдылар. Өлкәннәр аралаштылар, үткәннәрне искә алдылар. Корбан гаетенә килгән кунаклар арасында мәктәп укучылары да бар иде. Өлкәннәрне хөрмәт итәргә, мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәткән мөселман дөньясының иң зур, иң изге бәйрәмнәренең берсе авылыбызда оешкан төстә үтте. Барыбызның эшләгән изге гамәлләре, чалган корбаннары, мәчеткә яхшы ниятләр белән күчтәнәчләр алып килүчеләрнең игелекләре Аллаһы ризалыгында булсын! Мәчетебездә яхшы теләкләр генә яңгырады.

Диана САБИТОВА, Көсәйкүл авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума