#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балалар белән горурланабыз

последние и лучшие новости искусства в мире

33-10“Поколение NEXT” волонтерлык отряды үз эшчәнлеген 2005 елның январенда башлап җибәрде. Җитәкчеләре - “Төмән өлкәсе горурлыгы” исеменә лаек булган, исеме “Төмән өлкәсе яшьләренең алтын китабы”на кертелгән Татьяна Райт. Отряд составына «Каприз» хореография ансамблендә катнашучылар, «До лампочки» һәм «Ржунимагу» КВН командалары керде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Прииртышский поселогы Тубыл шәһәренә бик якын урнашкан. Күп кенә балалар музыка һәм сәнгать мәктәпләрендә шөгыльләнделәр, Тубыл шәһәренең спорт секцияләренә йөрделәр. Төрле сәбәпләр аркасында секцияләргә йөри алмаучылар да булды. Ул вакытта мәктәптә 180 бала укыган.

Безнең отрядка 5-11 сыйныфларда укучы 25 бала язылган иде. Балалар клуб каршындагы түгәрәкләргә йөрделәр, беренче тапкыр Башково, Бизино картлар, Михайловкадагы инвалидлар йортларына бардылар. Төркемнәргә бүленеп, картлар һәм карчыклар яшәгән бүлмәләрне, тирә-юньне җыештыру белән шөгыльләнделәр. Ә кире кайтырга чыккач, алар ялгыз картларны жәлләп еладылар, бервакытта да туганнарын шундый йортларга озатмаячакларын әйттеләр.

Безнең волонтерлар өлкәннәр йортларына концертлар, профилактик акцияләр белән ешрак чыга башладылар, берничә тапкыр Түбән Әрезмәнгә колониягә дә бардылар.

2005 елдан волонтерлар «Ел волонтеры» һәм «Ел волонтер отряды» район һәм өлкә конкурсларында катнаштылар. Безнең отряд өлкәнең иң көчле волонтер отрядлары өчлегендә иде, шулай ук отряд иң югары бүләк – «Тамашачылар мәхәббәте призы» алды, җиңүчеләребез - Татьяна Райт (Бобрышева) һәм Даниил Кисматуллин, алар Президент грантына да лаек булдылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына волонтерлар арасында «Җиңү волонтеры» өлкә конкурсы игълан ителгән иде. Бу конкурста шулай ук «Поколение NEXT» волонтер отряды катнашучысы Назар Строган җиңүче булды һәм Мәскәүгә «Җиңү волонтерлары» форумына сәфәр белән бүләкләнде.

Бүгенге көндә отрядта даими эшләүче 16 бала, 12 кеше - өлкәннәр. Алар отрядка иң беренче булып килүчеләр. Калган катнашучылар – студентлар. Бер-берләренә төрле чаралар, профилактик акцияләр үткәрүдә, төрле милләт балалары булуга карамастан, мәчет эшләрендә, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә дә булышалар.

Мәчетне гел җыештырып торучылар: Анастасия Быкова, Ангелина Елисеева, Виктория Колганова, Марина Саморокова, Ольга Черноскутова, Буньед Абдуллоев, Валентин Калинин, Пайрав Косимов, Фәрит Тляушев, Александр Фоляк. Шушы балалалар белән без горурланабыз һәм аларның әти-әниләренә дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтләребезне белдерәбез.

Суфия АЙТБАЕВА, Прииртышский поселогы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836