Материалы

Данлы хезмәт юлын үтеп

последние и лучшие новости искусства в мире

35-4Бүгенге язмабыз сугыш чорында туып-үскән Рәис Касыйм улы Тәүлетбаев турында. Ул Вагай районы, Коллар авылында 1935нче елны дөньяга килә. Әтисе армия сафларында хезмәт иткән вакыт булганга күрә, исемне әнисе Адилә сайлый. Бәхет эзләп беркая барырга ашыкмаган гаилә туган авылларында гомер кичерергә ниятлиләр. Касыйм армиядән кайткач Тәүлетбаевлар матур гына тормыш корып яши башлыйлар. Рәистән соң уллары Рафаил, Ратиф һәм кызлары Алсу туа. 1941нче ел Бөек Ватан сугышы башлангач, сау-таза ир-егетләр белән бергә әтиләре дә фронтка китә. 26 яшьлек Адилә 4 бала белән кала.

Төрле авырлыклар күрергә туры килә бу гаиләгә. Ләкин өметләрен өзгән иң авыр кайгылы хәбәр 1943нче елны аларның ишеген шакый. ”Касыйм Тәүлетбаев яу кырында хәбәрсез югалды”дигән хатны тапшыралар. Тылда авыл халкының күргән михнәтләре Рәис Касыйм улының күз алдында. Алты яшендә Коллар авылының башлангыч мәктәбенә укырга керә. Җитешсезлек еллар булуга карамастан, ул 7 классны тәмамлап, колхозга эшкә урнаша. Гаиләгә ярдәм итәргә тырышу, җаваплылык аның күңеленә бала вакытыннан сеңә. 1957нче елны ул армия сафларына хезмәткә алына. Монда да ул үзен сынатмый. ”Авыл баласы булсам да, мине һава һөҗүменә каршы оборона гаскәрләренә алдылар. Һөҗүм ясый торган МИГ-15, МИГ-17 реактив самолетларны караучылар рәтендә булдым. Намуслы, тырыш хезмәтем өчен 10 көнлек ял да бирделәр. Армиядән кайту белән хезмәт юлымны колхозда дәвам иттем. Бераздан мине Тубыл шәһәренең авыл хуҗалыгы училищесына укырга җибәрделәр”, - дип искә ала ул яшьлек елларын. Механизатор таныклыгы алган Рәис Касыйм улы гомерлек тормыш иптәше Гөлсара Хәҗәт кызы белән 1961нче елның җәендә танышып, гаилә коралар. Мәхәббәтен таныган, сөйгән ярын тапкан Рәис абый эшендә дә өлгер була. ”Канатлар үскән вакыт иде. Ике авыл арасын җәяү йөрдем. Ару- талуны белмәдем”, - дип хатирәләре белән уртаклаша ул. Шәхси тормышында ямь һәм тәм табып бәхетле тормыш юлын узган, сугыш чорында ятимлек ачысына бирешмәгән Рәис абыйның хезмәт юлында уңышлары зур була. Аны авыл советы идарәчесе, аннары мөгезле эре терлек, савым сыерлар фермасы мөдире итеп тә билгелиләр. Җаваплы эш, ләкин ул туып-үскән җирен, җәйрәп яткан басу-кырларын һәм техника ярата. Рәис Касыйм улы ”Сталинец-6” комбайнында эшләп гел алдынгылар рәтендә була. Социалистик ярышларда җиңүләр яулый, намуслы хезмәте өчен В.Ленинның 100 еллыгына медаль белән, хезмәт даны медале - дәүләт бүләкләренә, күп санлы Мактау кәгазьләренә лаек була. Урып-җыю эшләрендә ирешкән уңышлары өчен “Урал” мотоциклы, “Жигули” машинасы белән бүләкләнә. 1996нчы елны лаеклы ялга чыкса да, комбайныннан, тракторларыннан әле тагын 10 ел аерыла алмый ул. 2006нчы елдан үз хуҗалыгында хезмәт итеп, тормыш иптәшенең, ул-кызлары, кияү-киленнәре, оныкларының хөрмәтендә яши. Балаларының уңышларына сөенеп яшәгән, дөньяга елмаеп караган Рәис Касыйм улы Тәүлетбаевның тормыш юлы күпләргә үрнәк итеп сөйләрлек.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума